Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җитди авырулары булган кешеләр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк

Хәзер наркомания, алкоголизм, кул чуклары, шулай ук күз күреме җитди авырулары булганда машина йөртү тыела.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы йөртүчеләрнең сәламәтлеге турында белешмәне автомат рәвештә Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенә җибәрәчәк. Алар медицина күрсәтмәләренә нигезләнеп, машина йөртү таныклыгын автомат рәвештә гамәлдән чыгара алачак. Бу хакта «Юл хәрәкте иминлеге турында»гы законга төзәтмәләре проектында әйтелә.

Шулай итеп, яңа нигезләмәләр буенча, йөртүчедә транспорт чарасы белән идарә итәргә ярамый торган авыру барлыгы ачыкланса, кеше медицина тикшеренүе узарга җибәрелә һәм ЮХИДИ автомат рәвештә йөртү таныклыгын гамәлдән чыгара ала. Бу турыда «Известия» хәбәр итә.

Авыру расланган очракта, йөртүчегә махсус билге куелган таныклык бирәләр. Әгәр авыру турындагы мәгълүмат расланмаса, поликлиникадан электрон белешмәгә нигезләнеп, машина йөртү таныклыгы яңадан торгызылачак. Табиблар йөртүчегә машина руле артына утырырга ярамый дип хәл итсә, ЮХИДИ машина йөртү таныклыгын тулысынча гамәлдән чыгарачак.

Хәзер наркомания, алкоголизм, кул чуклары, шулай ук күз күреме җитди авырулары булганда машина йөртү тыела.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X