Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Истанбулда Габдулла Тукай һәйкәле реставрациядән соң кабат ачыла

Һәйкәлне ачу тантанасына Татарстан Президентының килүе көтелә.

Истанбулда Габдулла Тукай исемендәге ял паркында Габдулла Тукай һәйкәле төзекләндерелде. Аны ачу тантанасына Татарстан Илбашы Рөстәм Миңнехановның килүе көтелә. Бу хакта Татарстанның Төркиядәге вәкиллеге хәбәр итә.

Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин әйтүенчә, Тукай һәйкәлен яңадан ачу тантанасында Татарстан сәнгать әһелләренең чыгышлары булачак, Төркиядә яшәүче татарлар Тукай шигырьләрен сөйләячәк.

Истанбулда Тукай исемен йөртүче парк 2011 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән Истанбулны элеккеге мэры мәрхүм Кадир Топбаш катнашында ачылды. Паркка татар шагыйре исемен бирү турындагы карарны Истанбул мэриясе кабул итте.

Бу паркта Габдулла Тукайга монумент, Төркиядә Татарстан мәдәнияте фестивале кысаларында, 2012 елның 31 маенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды. Һәйкәлнең авторы — Татарстанның танылган сынчысы Асия Миңнуллина, архитекторы — Александр Лопаткин. Бу Россиядән читтә шагыйрьгә куелган беренче һәйкәл. Габдулла Тукай урындыкта утырган һәм карага манылган каләм тоткан килеш сурәтләнгән.

Габдулла Тукай исеме бирелгән парк Истанбулның «Алтын мөгез» култыгы яры буенда урнашкан. Андагы Тукай һәйкәле озак вакыт караусыз калганлыктан, төзекләндерү таләп итә иде. Парк яныннан трамвай линиясе үткәрелгәндә Истанбул хакимияте һәйкәлнең урынын үзгәртте һәм реставрация ясарга карар бирде.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев