Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Исәпкә алучы тормышыннан бер сәгать

Районда исәпкә алу кампаниясенең кызган чагы.

Аны 51 исәпкә алучы алып бара. Бу – тулы бер эшлекле һәм җаваплы кешеләр командасы. Алар арасында оешмаларда эшләүчеләр дә, актив пенсионерлар да, әлеге мөһим кампаниядә катнашып, җәмгыятькә файда китерергә теләүче хуҗабикәләр дә бар.

Исәпкә алучыларның берсе – РУЭС хезмәткәре Ирина Борисова. Үзенең Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда катнашучы күп кенә коллегаларыннан аермалы буларак, ул исәпкә алучы ролендә беренче тапкыр. Аны аралашучан, ачык йөзле, игелекле кеше буларак бәялиләр. Төрле кешеләр белән аралашуга килгәндә, нәкъ менә шушындый сыйфатларга ия хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур. Территорияне һәм анда яшәүче кешеләрне белү Ирина Кирилловна өчен зур плюс. Аның ярдәме белән, аны үз участогында бер сәгать дәвамында озата йөреп, без исәпкә алучының эчке эше белән танышырга булдык.

Ирина Борисова өстендә Бөтенроссия халык санын исәпкә алу атрибутлары – жилет, зәңгәр шарф, сумка. Коронавирус инфекциясен профилактикалау максатларында – медицина битлеге, резин перчаткалар. Үзенең төп эше вакытында исәпкә алуны алып бару мөмкин түгел, моның өчен эштән соң яисә ял көннәрендә вакытны сайларга туры килә.

Район үзәге урамнарында урнашкан йортларның берсенә керәбез. Беренче булып шәхси йорт капкасын сак кына ачабыз, эт өргән тавыш ишетелә. Гәрчә эт куркыныч тудырмый торган аралыкта икән. Өйгә узабыз. Йорт хуҗалары бик теләп эшләү өчен урын бирәләр, анкета сорауларына әзерлек белән җавап бирәләр. Бар да тәртиптә, вакыт ашыктыра, китәбез.

Ирина Борисова икенче бер капкага шакый, эт өрә, тик берәү дә чыкмый. Тәрәзәдән кеше гәүдәсе чагылып китте. Күршеләре бәяләгәнчә, йорт уңышсыз санала – күпме генә шакысаң да чыгучы юк. Мондый очракларда нәрсә эшләргә соң? Аңлаешсыз. Вакыт уза. Бу йортка керү кичектерелә, башкасына күчәбез. Хуҗа әдәпле генә хатынының эштә булуы турында кисәтте. Сорауларга теләп һәм аларны йорт төзелешенә, уртак тормыш башлап җибәрү һәм балалар тәрбияләүгә бәйле тарихлар белән баетып җавап бирде. Аңлашыла: кеше берничә ел пенсиядә, аралашасы килә. Ирина Кирилловна анкета тутырганда, өйдән саубуллашып чыгып китеп булмады – хуҗа озак еллар гомерен багышлаган йорты буйлап экскурсиягә чакырды. Кеше белән аралашудан баш тарту мөмкин түгел, өстәвенә бакчачылык һәм яшелчәчелек тәҗрибәсе белән танышу да файдалы. Күргәннәребезгә ихластан сокланып, чираттагы йортка юнәләбез.

Йорт хуҗабикәсе – сөйкемле генә яшь хатын-кыз, күпне белә, ил һәм дөнья хәлләре белән таныш.

– Сезнеңчә халык исәбен алу ни өчен үткәрелә? – дип кызыксынам хуҗабикәдән.

– Ни өчен булсын инде? Киләчәкне планлаштыру өчен статистика мәгълүматлары төгәл булсын, бүген илдә нәрсәләр барлыгын белү һәм нинди дәүләт программалары төзү кирәклеге өчен. Моны, мөгаен, һәркем аңлый.

Менә бер сәгать вакыт үтеп тә китте. Бу вакыт эчендә 3 йортта булдык. Ирина Борисова участогында 198 хуҗалык. Һәр респондентта булу өчен бик күп вакыт кирәк, әле кемдер, исәпкә алучыга ваемсызлык күрсәтеп, ишекне ачмый, берничә кат кителергә туры килә.

– Көндез эшләү авыр түгел, – ди Ирина Кирилловна. – Нигездә кешеләр исәпкә алучыны көтә, әлеге кампаниянең бөтен Россия буенча икәнен беләләр, катнашырга телиләр. Кичке якта катлаулырак – октябрь-ноябрь айларында караңгы тиз төшә, күпчелек йортлар бикләнгән була инде. Шакыгач – ишетмәскә дә, ачмаска да мөмкиннәр. Шулай да вакыт бар әле, йөкләмәне үтәячәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X