Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Исәпкә алу апрельгә күчерелә

Бөтенроссия халык санын исәпкә алуның төп этабы 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр планлаштырылган иде.

Әмма, әлеге кампанияне үткәрү датасы үзгәрде. Россия Хөкүмәте пандемиягә бәйле рәвештә җанисәпне 2021 елның апреленә күчерде.

–Бөтенроссия халык санын исәпкә алу 2021 елның 1 апреленнән 31 апреленә кадәр цифрлы технологияләр кулланып узачак, – дип хәбәр итте дәүләт статистика бүлеге җитәкчесе Лидия Иванова. – Исәпкә алуның мөһим моменты – гражданнарның электрон исәпкә алу битләрен Дәүләт хезмәтләре (Gosuslugi.ru) порталында мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге.

Торак биналарны карап йөргәндә, исәпкә алучылар махсус программа белән тәэмин ителгән планшетлар кулланачак. Шуның белән бергә, кампаниядә исәпкә алу участокларына барып та катнашу мөмкин булачак. Шул исәптән “Мои документы” күп функцияле дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү үзәкләрендә дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев