Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Исәнлеккә ачкыч

“Хыял“ балалар һәм яшүсмерләр приютында еш авырулардан арыну “ачкычын“ тапканнар.

Анда көн саен чыныгу максатыннан сәламәтләндерү чаралары уздырыла.

“Балаларның еш авыруларының төп сәбәпләренең берсе – терморегуляция системаларының начар өйрәтелгәнлеге. Нәтиҗәдә һава торышы әз генә алмашыну белән бала шунда ук йөткерә башлый, – дип сөйлиләр белгечләр. – Чыныгуның төп принцибы һәм аның асылы – үз вакытында үткәрүдә.

Кечкенә һәм өлкәнрәк балаларны чыныктыру ысуллары бик гади. Теләсә нинди физик күнегүләр балага шатлык һәм бәхет бүләк итә. Дәртле музыка астына тәрбияләнүчеләр тартылалар, чүгәлиләр, йөриләр һәм урында сикерәләр. Иң мөһиме, теләсә нинди сәламәтләндерү чаралары яхшы кәеф фонында гына файда китерә“.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев