Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Исән калырбыз дип ышанмаганнар

Яңа Ибрай авылында гомер итүче Нәбиулла Шәйдулла улы Хәйруллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

1941 елда әтисе һәм аның ике бертуганы фронтка китәләр. Алар сугыш башлануның беренче айларында ук, Ватанны саклап һәлак булалар. Әнисе биш бала белән тол кала, карт әбиләре дә була. Гаиләдә иң өлкән бала буларак, бөтен хуҗалык эшләре, кече туганнары турында кайгырту Нәбиуллага йөкләнә.

12 яшьлек малай әнисе белән атлар карый. Үзләре дә ачлы-туклы яшиләр, атларга ашатырга хәтта салам да булмый. Язын өй түбәсен япкан черек салам маллар өчен азык буларак кулланыла. Бәхетләренә, Хәйруллиннарның сыерлары була – гаиләне ул ачлык тырнагыннан коткара. Ә бит авылда ачлыктан үлүчеләр дә аз булмаган, халык хәтта үлгән терлекне дә күмәргә бирмәгән, аны да ризык итеп кулланган.

– Шул көнгә кадәр яшәрмен дип уйламаган идем, – дип, бите буйлап аккан күз яшьләрен сөртә юбиляр.

Ачлыктан аптырагач, ничек тә җан асрар өчен сыер җигеп, урманнан ауган  коры утын төяп күрше авылга алып барып бәрәңгегә алмаштыра.

– Бервакыт Урыс Волчьясы авылына утын алып килдем, бик каты ашыйсым килә. Хуҗалар мичкә кәбестә шулпасы куйганнар, мине дә сыйладылар. Мин аларга бүген дә рәхмәтле, – дип искә алып сөйли Нәбиулла Шәйдулла улы.

Кичләрен чабата үргәннәр. Беркайчан да эшсез утырмаганнар. Сугыш авырлыкларын, ачлык-ялангачлыкны үз җилкәләрендә татыганнар, киләчәкнең матур булачагына ышанганнар.

1950 елда МТСта учетчик булып эшли башлый, аннан соң, 7 класс белеме бар дип, хисапчы итеп куялар. Пилорама, мастерской мөдире булып та эшли. Нәбиулла Шәйдулла улы кайда гына хезмәт куйса да, эшен намуслы башкара. 

Тырыш хезмәте өчен  “Озак еллар фидакарь хезмәт өчен“ һәм “Хезмәт ветераны“ медальләренә лаек була.

1950 елда Наҗия Шәфигулла кызы белән гаилә коралар. Уллары Рафаэльне тәрбияләп үстерәләр, бүгенге көндә ул әтисенең  терәге. 2004 елда хатыны дөнья куя. Ветеранның күзләре күрми башлый. Рафаэль хатыны Зәйтүнә белән Яр Чаллы шәһәреннән әтиләрен карап, тәрбияләр өчен Яңа Ибрайга кайталар. Алар аңа ихтирам һәм хөрмәт күрсәтеп яшиләр, Нәбиулла бабай улы белән килененә бик тә рәхмәтле.

Юбилей көнне Хәйруллиннар йортында кунаклар күп җыелды. Нәбиулла Шәйдулла улын район җитәкчелеге дә кайнар котлады. Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Илдар Ислямов Россия  Президенты Владимир Путин имзалаган тәбрикләү хатын ирештерде, сәламәтлек теләде, гөлләмә, бүләкләр тапшырды.

Тәбрикләүләргә социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм авыл активистлары да кушылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев