Аксубаево
  • Рус Тат
  • «Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсына гаризалар кабул ителә

    Җиңүчеләр 21 нче майда игълан ителә.

    «Ислам нуры – мәчетләрдә» конкурсына гаризалар кабул итү 15 майга кадәр дәвам итәчәк.

    Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана. Аның максаты – Ислам дине тарихын, татар халкы тормышында аның тоткан ролен яктырту, ата-бабаларыбыздан килгән мирас һәм гореф-гадәтләребез нигезендә Ислам динен таратучы имамнар хакында халыкка җиткерү, мәчетләр тарихын барлау, диелә хәбәрдә.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: