Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ислам коррупцияне һәм ришвәтчелекне гаепли

    Закон кысаларында җәза бирү генә түгел, шулай ук дин кануннары буенча тәрбияләү дә – коррупциягә каршы көрәштә төп факторларның берсе.

    Аксубай районы имам-мөхтәсибе урынбасары Илнар хәзрәт Сафиуллин белән әңгәмәбез менә шул хакта.

    – Илнар хәзрәт, коррупцияне җәмгыять кенә түгел, дин дә шелтәли...

    – Ришвәтчелек иманның зәгыйфьлегеннән, җәзадан курку хисе булмаганлыктан һәм хәләл белән хәрәмне аермаудан килеп чыга. Үзен ихлас мөселман дип санаган һәркем сөекле Пәйгамбәребезнең киләсе сүзләрен истә тотарга тиеш: “Мөэмин бер гөнаһ эшләгән вакытта аның калебендә бер кара тап барлыкка килә. Әгәр ул тәүбә итеп, бу гөнаһтан ваз кичсә, аның калебе пакьләнә. Әгәр ул тәүбә итмәсә һәм гөнаһлы гамәлләр кылуын дәвам итсә, аның калебендә кара таплар саны арта һәм калебе карала”. Бу хәдисне күңелебездә саклап, һәрчак исебездә тотсак иде!

    – Дөньяви җәмгыятьтә барысы да, һәрвакытта да үзләрен тәртипле тотмыйлар. Берсе икенчесен алдый, ялган документлар буенча якыннарының мөлкәтен дә саталар, табыш алу өчен кешеләрне алдау юлына да басалар.

    – Әйе, ни аяныч, бу гамәлләр күбесенчә ришвәтчелек һәм коррупция китереп чыгара. Кеше малына кызыгу, анны үзеңдә булдыру зур гөнаһ. Аллаһның хөкемнәренә каршы килгән ришвәтчелек дигән чир дә мөэминмө селманны биз әми. Гомумән, үзең өчен һәм гаиләң өчен хәләл юл белән эшләп тапкан малыңнан да хәерлерәк нәрсә юк.

    – Исламда бу хакта ничек бәян ителгән һәм бу гамәлләр ничек аңлатыла?

    – Исламның әхлакый һәм кануни тәртипләре бөтен кеше арасында, аның матди хәленә һәм җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карамастан, тигезлек һәм җаваплылык принципларын таләп итә. Кем дә кем хокуксыз эшләрдә гаепләнсә, һәм аның гаебе исбат ителсә, җәзасы котылгысыз һәм газаплы булыр. Рәсүлебез Мөхәммәднең ришвәтчене ачулы рәвештә искә алган берничә хәдисе бар. Шәригать кануннары буенча ришвәтне бирү дә, алу да гөнаһлы санала.

    Аллаһы Тәгалә хәрәм юллар белән җыелган байлыкны Коръәндә бер генә искә алмый, һәм аның өчен кырыс җәза вәгъдә итә. Чөнки кешенең нәфсе, богауда тотмасаң, аны биләп ала, тора-бара вөҗдан тавышын ишетмәс итә, үз фикеренең дөреслегенә ныклы рәвештә ышандыра, хәтта төрмә җәзасыннан курку хисен эреткән тынгысыз табыш казануга этәрә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: