Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ислам Әхмәтҗәнов журналистларны кыю булырга өндәде

Элеккеге Мәгълүмат һәм матбугат министры журналистларның дәрәҗәсе төште дип саный.

Матбугат ветераны, 1992-1999 елларда Татарстан Республикасының Мәгълүмат һәм матбугат министры Ислам Әхмәтҗанов журналистларны кыю булырга өндәде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйтте.

«Журналистлар кыю булырга, хакыйкатьне курыкмыйча күзгә бәреп әйтергә, авыр вакытларда югалып калмаска, хезмәттәшләренә ярдәм итәргә һәм журналист исеменә лаек булырга тиеш. Соңгы елларда журналист һөнәренең дәрәҗәсе төште дип әйтер идем мин. Аны элеккеге дәрәҗәсенә кайтарырга тырышырга кирәк», — диде Ислам Әхмәтҗанов.

Матбугат ветераны журналистларны белемле, үз һөнәренең остасы булырга һәм бернинди хәлдә дә югалып калмаска өндәде.

«Журналистикага игътибар да кирәктер. Мин аларның эш хакларының түбән икәнлекләренә инанам. Моның белән килешәсем килми. Журналист һәрвакыт үзенең урынында булырга һәм үз өстендә эшләргә тиеш. Милләтебезнең, телебезнең язмышына, аның чәчәк атуына ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм мин. Ул кыюлыкны кесәдә йөртергә тиеш түгел», — диде Ислам Әхмәтҗанов.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев