Аксубаево
  • Рус Тат
  • Искеүзилеләр сулыкны чистартырга ниятлиләр

    Иске Үзи авыл җирлеге территориясендәге өч торак пунктта 308 хуҗалык бар, 721 кеше яши.

    Авыл җирлеге башлыгы Надежда Айдова үзенең хисап чыгышында билгеләп үткәнчә, җирлек халкы үзара салым программасында актив катнашкан. 2021 елда халыктан җыелган 271500 сум акчага республика бүлеп биргән субсидияне дә кушып, үзара салым акчасы күләме 1 миллион 300 мең сумнан артык тәшкил иткән. Бу акчага юлларга салу өчен вак таш, урамнарны яктырту өчен кирәкле җиһазлар сатып алганнар, транспорт хезмәтләре өчен кулланганнар (юлларның нигезен күтәртү, ком түшәү), күперне ремонтлаганнар, кышын юлларны кардан чистартканнар.

    Җирлек территориясендә «Аксу-Агро» авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлек алып бара. Халыкка җир пайлары өчен исәп-хисап ясалган. Өч фермер хуҗалыгы ит, сөт җитештерү һәм яшелчәләр үстерү юнәлеше буенча эшли. Җирлектә барлыгы 263 шәхси ярдәмче хуҗалык бар, 212 баш мөгезле эре терлек асрала, шуның 122се савым сыеры. Демография хәле: 2 бала туган, 10 кеше вафат булган.

    Агымдагы елда авыл эчендәге юлларны, Мокшино ягындагы күперне ремонтлау, сулыкны чистарту, чүп җыю контейнерлары урнаштыру өчен мәйданчыклар төзү планлаштырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: