Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иске Үзи авылының «Задоринка» фольклор коллективы яшь буынны халык сәнгатенә җәлеп итә

Балалар ансамбленә нигез салучы һәм аның җитәкчесе – Иске Үзи авыл мәдәният йорты режиссеры Алина Мудрова.

«Задоринка» фольклор ансамбле чагыштырмача күптән түгел, 2016 елда оешкан. Коллективта 7 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. «Задоринка» коллективын булдыруда «Палан» вокаль ансамбле катнашучыларының тырышлыгы зур.

Алар үсеп килүче буынга мәдәни һәм рухи тәрбия бирүгә аерым игътибар биреп, авыл балаларын шефлыкка алганнар.

«Задоринка» балалар фольклор ансамбле ел саен республика һәм бөтенроссия бәйгеләрендә катнаша. Балалар халыкара онлайн-бәйгеләрдә җиңүләре белән дә мактана ала. Дус һәм иҗади коллективны максатчан һәм таләпчән педагог, Иске Үзи авыл мәдәният йорты режиссеры Алина Мудрова җитәкли. Аның керткән өлеше, балаларның тырышлыгы нәтиҗәсендә коллектив берничә тапкыр беренче һәм икенче дәрәҗә лауреат булган.

Балалар ике телдә – туган телләре – чуаш һәм рус телләрендә чыгыш ясыйлар. Алар – район бәйрәмнәрендә актив катнашучылар. Коллективның иҗади эшчәнлеге тамашачыны битараф калдырмый, бәйрәм мохите, шатлык тудыра һәм буыннар бәйләнешен булдыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев