Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иске традицияләрне янарталар

2014 елда «Хезмәткә һәм оборонага әзер» исеме астында, яңа Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының тестларын тапшыру башланды.

«Спорт – тормыш нормасы» федераль проектының «Демография» илкүләм проекты кысаларында узган чара, кайчандыр популяр булган иҗтимагый хәрәкәтне яңадан торгызуның башлангычы булды. Бүгенге көндә комплекс яшь үзенчәлекләренә карап 11 баскычтан тора. Нормативлар хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен аерылып тора һәм катлаулылыгына карап 3 дәрәҗәгә: алтын, көмеш һәм бронза значокка бүленә. ГТО алтын значогын алу эшләүче кешеләргә өстәмә ял көннәре, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына вузга кергәндә өстәмә өстенлекләр бирә.


Безнең районда ГТОны тестларын тапшыру үзәге «Юность»спорт комплексында урнашкан. Әмма нормативларны 3 нче мәктәп янында урнашкан ГТО спорт мәйданчыгында да тапшырырга мөмкин. - Балаларда кечкенәдән үк физик культурага мәхәббәт тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәклеген аңлату һәм әлбәттә баланың физик тәрбия кирәклеген үзе аңлавы мөһим, - дип билгеләп үтте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин. - Иске традицияләрне торгызу массакүләм спортка тагын да үтемлерәк булырга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев