Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иске Тимошкинодан Юлия Погодкина 2021 ел чуаш гүзәле булып танылды

Аксубай районында «Чăваш пики» чуаш гүзәле республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Бу көнне Беловка авыл мәдәният йорты үз ишекләрен киң итеп ачты. Бөтен районнан кунаклар җыйналды. Мөхтәрәм кунакларны халык ансамбле җырлары һәм биюләре белән каршы алдылар, чуаш милли ризыклары һәм эчемлекләре белән сыйладылар.

Чара барышында тамашачылар һәм жюри игътибарын табигать тарафыннан бирелгән чибәрлек белән генә түгел, шулай ук осталык, уңганлык, сәләт белән дә аерылып торучы кызлар җәлеп итте. Конкурста катнашучылар – алар үз милләтенә, мәдәниятенә, туган теленә битараф булмаган кызлар. Әлеге чарада катнашу алар өчен үз-үзләрен күрсәтү, камилләшү өчен тагын бер мөмкинлек булды.

«Чăваш пики» республика конкурсының муниципаль этабында алты кыз катнашты. Алар арасында – районның белем бирү учреждениеләре укучылары һәм медицина көллияте чыгарылыш талибәсе бар иде.

Күпләр өчен бу тәүге конкурс булды. Әмма, эчке дулкынлану һәм курку хисләренә карамастан, кызлар яхшы чыгыш ясадылар. Катнашучылар үзләре турында сөйләделәр, иҗади номерлар күрсәттеләр. Үз кулың белән әзерләгән чуаш милли ризыкларын тәкъдим итү, һәркем өчен аерым дулкынландыргыч булды. Чөнки ул барлык жюри әгъзаларына да ошарга тиеш иде. Әйе, кызлар монда да сынатмадылар – жюри аларның тырышлыгын бәяләде.

Беркем дә кыйммәтле бүләксез һәм дипломсыз китмәде. Иганәчеләр бик юмарт булып чыкты. Конкурста катнашучыларны әзерләгән җитәкчеләр дә игътибардан читтә калмады. Район ЧНК оешмасы рәисе Роза Чентаева, Татарстанның һәм Россиянең Чуаш гүзәле – 2016, «Аталан» яшьләр үзәгенә нигез салучыларның берсе Ксения Романова үз оешмалары исеменнән Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар.

ТР ЧНКА рәисе урынбасары, «Сувар» республика чуваш басмасы хезмәткәре Константин Малышев чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул, аеруча да Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында, бу вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтте.

– Безнең республикада күп гасырлар инде төрле милләт халыклары тату яши. Руссларны, татарларны, чуашларны – барысын да үз халкына, туган телгә мәхәббәт берләштерә. Инновацион технологияләр заманында безнең балалар туган телләрен оныта башладылар, һәм бу бик моңсу. Безнең халык – тел йөртүче. Әгәр без моны онытабыз икән, халык юкка чыгачак, бетәчәк. Ә бит безнең тарихыбыз бик бай. Балаларга бу хакта искәртергә, мәдәнияткә өйрәтергә, туган телне онытырга юл бирмәскә кирәк, – дип ассызыклады Константин Малышев.

Җыелган баллар нәтиҗәләре буенча икенче урынны Беловкадан Алена Бульбова (җитәкчесе Татьяна Бульбова) яулады. Кыз «Сар пике» («Чибәр кыз») махсус номинациясендә билгеләп үтелде. Өченче урын Иске Савруштан Владилена Козловага (җитәкчесе Татьяна Алексеева) бирелде. Ул «Сапӑр пике» («Игелекле кыз») номинациясендә билгеләп үтелде.

Моннан тыш, калган катнашучылар да номинацияләрдә җиңү яуладылар: Иске Үзидән Вероника Мудрова – «Сатур пике» («Кыю кыз»), җитәкчесе Алина Мудрова, Савгачтан Алена Серкова – «Хӳхĕм пике» («Шәфкатьле кыз»), җитәкчесе Елена Краснова, Яңа Аксубайдан Анастасия Моисеева – «Йӑл кулӑ» («Көләч йөзле кыз»), җитәкчесе Елена Охотникова.

«Чăваш пики/ Чуаш гүзәле – 2021» конкурсы җиңүчесе булып Иске Тимошкинодан Юлия Погодкина (җитәкчесе Людмила Филипенко) танылды. «Россиянең чаш гүзәле – 2008» вице-миссы Елена Григорьева аңа бүләк тапшырды һәм җиңүче таҗын кидерде.

 

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев