Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иске Тимошкино авыл җирлегенә трактор кирәк

    2021 елда Иске Тимошкино җирлеге территориясендә планлаштырылган эшләрнең барысы да тормышка ашырылган.

    Җирлек территориясендә 1143 кеше яши, 2021 елда дүрт сабый дөньяга килгән, 17 кеше вафат булган. Җирлек башлыгы Полина Мулеева билгеләп үткәнчә, үзара салым буенча президент программасы халыкны авылда тормыш сыйфатын яхшыртуга җәлеп итүнең нәтиҗәле инструменты булды.

    18 яше тулган һәр кешедән җыела торган үзара салым акчасын юллар төзелешенә, каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен контейнер мәйданчыклары төзүгә, су челтәрләрен ремонтлауга, янгын машинасын карап тотуга һәм чапкычлар (триммерлар) сатып алуда кулланганнар.

    Авыл халкын борчыган иң зур проблема – су челтәрләренең тузган булуы. 2021 елның көзендә Иске Тимошкинода су насосы станциясенә капиталь ремонт ясаганнар, яңа идарә итү блогы урнаштырганнар, электр двигателен ремонтлаганнар, Ерепкино авылында су насосын алыштырганнар. Суүткәргечләрдә килеп чыккан өзеклекләр даими рәвештә бетерелә. Санкцияләнмәгән чүплекләр һәм терлекләрне чыгарып йөртү көн үзәгендәге мәсьәлә булып кала.

    Су челтәрендәге аварияләрне бетерүдә һәм башка төр эшләрне башкаруда җирлеккә ЦИТС җитәкчесе урынбасары Алмаз Әхмәдиев рәислегендә «РИТЭК» ҖЧҖ компаниясе зур ярдәм күрсәтә.

    Шунысы куанычлы, авылда Иван Петрович Семенов кебек үзләре инициатива күрсәтүче кешеләр дә бар. Ул авыл аксакаллары белән берлектә Тарса чишмәсендә күперне ремонтлау эшен оештырган. Яңа Тимошкино авылының Молодежная урамында яшәүчеләр үз урамнарында күпер төзегәннәр. Җирлекнең кар чистарту өчен үз тракторы юк, ә ялланып эшләүчеләр, газ торбалары аркасында, барлык урамнарга да керә алмыйлар. Район башлыгы Камил Гилманов җирлек халкы белән очрашуда трактор сатып алуда һәм башка актуаль мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Ул, җирлек башлыгы Полина Мулеева яшь җитәкче булса да, үз халкы өчен җаны атып торучы белемле, җаваплы башлык, дип билгеләп үтте. Бары тик инициативаларны хупларга һәм бергәләп эшләргә генә кирәк.

    Җирлектә яшәүчеләр 2022 елда үзара салым акчасын 500 сумга кадәр арттырырга, дигән карарга килделәр. Җыелган акчага чүп контейнерлары урнаштыру өчен мәйданчыклар төзүне дәвам итәргә, Иске һәм Яңа Тимошкино авылларында суүткәргеч торбаларны алмаштырырга, насос сатып алырга һәм юлларга вак таш җәюне дәвам итәргә планлаштыралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: