Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иске Татар Адәмсуы авылында ял урыны тагын да матуррак булачак

    Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге, авыл мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Урманны саклыйк» Бөтенроссия урман утырту акциясендә катнаштылар.

    Иске Татар Адәмсуы авылы үзәгендә урнашкан ял итү зонасы халык яратып килә торган урынга әверелде. Бирегә яшьләр дә, өлкәннәр дә теләп йөри. Монда паркка нигез салынган, территория төзекләндерелгән, сукмакларга брусчатка түшәлгән, утырып ял итү өчен эскәмияләр урнаштырылган. Җәй буе чәчәк түтәлләре күзләрне иркәләп тора.

    Территориядә табигатьне саклау акциясе кысаларында Энҗе Хөснуллина җитәкчелегендә муниципаль берәмлек хезмәткәрләре, мәдәният вәкилләре тырышып эшләделәр. Көрәкләр, чиләкләр белән коралланган хезмәткәрләр, чокырлар казып куаклар утырттылар, су сиптеләр. Спирей, чыршы, миләш үсентеләренең тигез рәтләре территорияне тагын да ямьләндереп торачак.

    Иске Татар Адәмсуы авылында яшәүчеләргә еллар узганнан соң бу почмакның нинди булачагы турында хыялланасы гына кала. Үсентеләрне тиешле тәртиптә тәрбияләгәндә, бу парк авыл халкы өчен тагын да матуррак, ямьлерәк ял итү урыны булачак.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: