Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иске Саврушта беренче мәктәп урынында агачлар утырттылар

Аксубай районында авыл мәктәбе истәлегенә яшел үсентеләр утырттылар.

Районда танылган туган як тарихын өйрәнүче Владимир Чураков кече ватанында үткәннәр турында белсеннәр, ата-бабалар турындагы хәтерне сакласыннар өчен кулыннан килгәнне эшли. Аның туган авылына һәр килүе ниндидер игелекле эш белән бәйле. Бу юлы да ул ниятен тормышка ашырды: 20 гасыр башында мәктәп торган урында агачлар утыртты. Шул вакыттан бирле бу урында карт ялгыз нарат кына саклана иде. Ул вакытларда әлеге почмакның нинди булуын беркем дә әйтә алмый, беренче мәктәп укучылары күптән инде якты дөньяда юк.

– Беренче мәктәп торган урынның территория белән аерылып торуы турында мин күптән хыялландым. Иң яхшысы агачлар утыртудыр, мөгаен, алар әле авылны ямьләндереп тә торачак.

Ул Яр Чаллыдан агач үсентеләре алып кайткан. Бу изге эштә аңа авыл кешеләре Николай Петров, Сергей Ярушев һәм Иосиф Водышев. Утыртып бетергәч, елгадан су сиптеләр. Хәзер иң мөһиме – утырткан үсентеләрне саклау. Җирле халык үзләре хакына башкарылган эшләргә аңлап карарга – үсентеләрне терлекләр таптаудан сакларга тиеш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев