Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иске Кыязлы авылының актив гражданнары җыеннан бүләкләр белән киттеләр

    Авылның төп байлыгы – ул аның тырыш, уңган, эчкерсез кешеләре.


    Иске Кыязлы авыл җирлегендә узган хисап чыгышында авыл өчен җан атып торган, авылда калып, гомерләрен кече ватаннарын үстерүгә, халыкка хезмәт итүгә багышлаган, үзләренең тырыш, намуслы хезмәтләре белән башкалар өчен үрнәк булып торган җирлекнең уңган, булган, тырыш кешеләренә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Аларны туган авылларын чын күңелдән яратучы җир кешеләре дип әйтергә кирәк.

    Шундыйлар арасында авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә куйган күпьеллык тырыш хезмәте өчен Җәмил Сөләймановка, озак елар ялгыз яшәүче өлкән кешеләргә социаль ярдәм күрсәтүдә намуслы хезмәте өчен социаль хезмәткәр Рабига Морадыймовага (дистә елдан артык эшли), җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итүгә керткән ярдәме өчен Фәиз Яруллинга район башлыгының Мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

    Авыл җирлеге җитәкчелегенә килеп туган проблемаларны оператив хәл итүдә зур булышлык күрсәткәннәре өчен авылның иң актив гражданнары Равил Минугатин, Заhид Камалетдинов, Котдус Зәйдуллин, Рәшит Әхмәтов җирлек башлыгы исеменнән Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләргә лаек булдылар.


    Авылда фельдшер – абруйлы медицина хезмәткәре. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында, беренче медицина ярдәме күрсәтү препаратлары салынган үзе кадәрле сумка күтәреп, үз җаваплылыгында булган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтергә ашыккан авыл фельдшеры Рузилә Мохтарова да шулай ук авылдашлары кулыннан истәлекле бүләк алды. Күптән түгел генә эшли башлавына карамастан, авыл халкының фельдшерга рәхмәте чиксез, чөнки авылда халыкның күп өлешен олы яшьтәгеләр тәшкил итә, ә өлкәннәр, билгеле булганча, һәрчак медицина ярдәменә мохтаҗ. Рузилә авыруларны үзенең якты йөзе, тәмле сүзе белән дә савыктыра. Кешеләргә эшләгән игелегеңнең әҗер-савапларына ирешергә язсын сиңа, Рузилә.

    Авылда эш юк дип әйтергә яратучыларга җавап итеп, инде дистәләгән еллардан бирле җир эшкәртеп, иген игеп, мал асрап, крестьян фермер хуҗалыгын уңышлы гына җитәкләп барган Шакировларны да әйтеп үтми булмый. Шуның өстенә Шакировлар халык өчен тагын да эш урыннары булдырып, хуҗабикәләргә ярдәмгә хәләл ит һәм иттән ясалган ярымфабрикатлар җитештерү буенча авыл хуҗалыгы кооперативы ачып җибәрделәр. КФХ башлыгы Әлфирә Шакирова хәйриячелек белән дә шөгыльләнә, ул 90 яше тулган өлкәннәргә яңа ел бүләкләре өләшеп, аларның күңелләрен күрде, ихластан сөендерде.

    Коронавирус керткән төзәтмәләргә карамастан, Иске Кыязлы авылы мәдәният йорты да гөрләп эшли. Резидә Юнысова җитәкчелегендәге коллектив, авылның урта һәм өлкән яшьтәге абый-апаларын да җәлеп итеп, бәйрәмнәрне күңелле, мавыктыргыч итеп уздыралар, татар халкына хас булган гореф-гадәтләрне яшь буынга тапшыру, халыкка сыйфатлы культура хезмәте күрсәтү өчен бөтен тырышлыкларын, фантазияләрен эшкә җигәләр алар. Район мәдәният йорты оештырган төрле чараларда, смотр-бәйгеләрдә актив катнашалар, җиңүләр яулыйлар. Иганәче Нәсыйх Миннугалиев бүләк иткән гармун моңнары алга таба да халыкны мәдәният йортына чакырып, авылга сулыш өреп торсын иде. Иҗади уңышлар сезгә.

    Авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин үз карамагында булган авылларда, юллар төзү эшләренең акрынлап алып барылуын, көнүзәк мәсьәләләрне авылның актив кешеләре ярдәме белән хәл итүләре турында сөйләде, авылларда балалар мәйданчыклары булдыру турында хыяллануын, шул уңайдан төрле проектларда катнашып, грант оту теләге белән янып яшәүләре белән дә уртаклашты.

    –Аллага шөкер, тормышыбыз көннән-көн матурлана, ямьләнә бара, эшләгән кешегә авылда да яшәргә була, – дип сөйли җирлек башлыгы. – Мин авылны яратам, авылда яшәүнең үз рәхәте бар. Авылның инфраструктурасын яңарту өстендә даими эшләр алып барыла. Төзекләндерү, чистарту, юллар салу, яктырту, суүткәргечләрне ремонтлау кебек эшләргә аерым игътибар бирелә. Проблемалар да бар, әлбәттә, аларны хәл итү өстендә даими эш алып барабыз, иң мөһиме, халык белән аңлашып эшлибез, киңәшле эш таркалмый, дип юкка гына әйтмиләр.

    Аларга саулык-сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм эшләрендә бары уңышлар гына телисе кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: