Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иске Кыязлы авылында яшәүче Минегөлсем Миркәй кызы Насыйбуллинага 90 яшь тулды

Авылның ак әбисе сугыш башланыр алдыннан гади эшче гаиләсендә дөньяга килә.

Күп кенә яшьтәшләре кебек үк, авыр хезмәт йөген бик яшьли тарта башлый, ачлык-ялангачлык та читләтеп үтми аны. Бөек Ватан сугышы башлану белән тормышлар тагын да авырлаша. Әтисен фронтка алалар, ә әнисенә дүрт баласын ялгызы аякка бастырырга туры килә. Бу вакытта Минегөлсемгә нибары тугыз яшь була. Шуның белән балачакка нокта куела, кырыс тормыш башлана.

– Әни дүрт баланы ач-ялангач итмәс өчен, иртә таңнан кичке караңгыга кадәр колхозда хезмәт куйды, – дип сөйли юбиляр. – Шуңа күрә өй, бакча эшләре, энеләремне карау, барысы да минем җилкәгә төште.

Минегөлсем Миркәй кызы яшьли колхозда, фермада эшли башлый. 1950 елда авыл егете Галимҗан Хәбибулла улына кияүгә чыга. Хәерчелек, өскә кияргә кием юклыктан аптырап, читкә чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Ирле-хатынлы Насыйбуллиннар, ул буын кешеләренә хас булганча, сугыштан соң җимерелгән илне торгызуда үз-үзләрен аямыйча хезмәт куялар. Бары тик берничә елдан соң гына алар кече ватаннарына әйләнеп кайталар.

– Урман кисеп, бүрәнәләрне сыерлар җигеп ташып, бик авырлык белән өй җиткездек, – дип искә алып сөйләде Минегөлсем Миркәй кызы. – Шул үк вакытта фермада, колхоз басуларында фидакарь хезмәт куйдык. Без якты киләчәккә өмет белән яшәдек.

Сугыштан соңгы елларда илдә эшче куллар җитмәү 1966 елда Насыйбуллиннарны кабат туган авылларын калдырып китәргә мәҗбүр итә. Бу юлы алар Үзбәкстанның Сәмарканд өлкәсенә юл тоталар. Минегөлсем монда да ире белән бергә төзелештә эшли, балалары да чит-ят җирдә үсеп буй җитә. Ләкин туган як барыбер үзенә тарта, 1990 елда Насыйбуллиннар гаиләсе кире Иске Кыязлы авылына әйләнеп кайта.

Минегөлсем Миркәй кызы тормыш иптәше Галимҗан Хәбибулла улы белән җиде балага тормыш бүләк итеп, олы тормыш юлына бастыралар. Авырлыклар артта калды дигәндә генә, аларны ачы хәсрәт сагалап тора. Бер-бер артлы 32 һәм 39 яшьтәге улларын җир куенына салалар алар. Бу ата-ана йөрәгенә күтәрә алмаслык зур кайгы була. Нәтиҗәдә 72 яшендә тормыш иптәше дә бакыйлыкка күчә.

Шул вакыттан бирле әбекәй төп нигездә улы тәрбиясендә, якыннарының кадер-хөрмәтендә гомер йомгагын сүтә.

– Без әниебез янәшәсендә, аның белән бергә картаябыз. Әниебезнең безнең арада булуы безнең өчен олы бәхет, – диләр балалары бертавыштан.
Истәлекле юбилей көнне дә алар әниләренең янәшәсендә булдылар. Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Газинур Дәүләтшин хезмәт ветеранын бәйрәме белән ихлас котладылар, җылы теләкләрен җиткерделәр. Рәсми кунаклар тантана сәбәпчесенә фидакарь хезмәте өчен рәхмәт белдереп, бүләкләр, гөлләмә һәм Ил башлыгы исеменнән юлланган тәбрикләү телеграммасын тапшырдылар.

– Һәр иртәдә мин өебездә җылы, өстәл тулы ризык, авыр тормыш сынаулары, авырлыклар аша, ниһаять, тынычлык таба алуым, бәхетле картлык кичерүем өчен Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәт укыйм. Янәшәмдә балаларым, туганнарым, мин аларның уңышларына сөенәм. Алар мине кайгыртып, хөрмәт итеп торалар. Картлык менә шундый булырга тиеш дип уйлыйм, – дип сүзен тәмамлады әбекәй.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев