Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иске Кыязлы авылында Мәүлед бәйрәме үткәрелде

Бүгенге көндә авылда өч мәчет эшли. Аллага шөкер, иман йортларында азан тавышларының тынганы юк.

Мондый көннәрдә мәчетләргә гыйбадәт кылырга өлкәнрәкләр һәм пенсия яшендәгеләр йөрсә, җомга көннәрендә яше дә, карты да җыела. Ә әби-апалар исә класслап ислам дине нигезләрен, гарәпчә укырга-язарга өйрәнәләр.

Бөтен дөнья мөселманнарының иң яраткан бәйрәмнәренең берсе - Мәүлед кичәсе. Мәүлед - гарәп сүзе - туу дигән сүз. Бу көнне сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи вәссәләм дөньяга килгән. Шул көннән башлап, Ислам нуры җәелгән. Бик күп могҗизалар пәйда булган. Шуңа күрә дә аның туган көне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Аның шәфәгатен өмет итеп салаватлар әйтелә.

Бу юлы, Мәүлед аен каршы алып, авылның яшьрәк хатын-кызлары үз көчләре, тырышлыклары белән аш-су әзерләп, Зәкиулла мәчетендә табын кордылар һәм өлкән әби-апаларны бәйрәмгә чакырдылар. Алар бергәләп салаватлар әйттеләр, мөнәҗәтләр укыдылар.

Мәҗлескә килә алмаган өлкән яшьтәге әбиләр дә читтә калмады, бәйрәм күчтәнәчләрен аларның өйләренә алып килеп бирделәр. Авылда бөтен кеше дә бердәм һәм алар рамазан ае булсынмы, корбан бәйрәмеме, ислам дине йолаларын үтәп һәм яшь буынны да аның нигезләрендә тәрбияләп, һәрдаим төрле дини чаралар, мәҗлесләр үткәреп торалар.

Киләчәктә дә шушылай бергә җыелышырга язсын, шушындый бәйрәмне оештырырга үз өлешен керткән һәркемгә Аллаһы Тәгаләнең олы рәхмәтләре булсын иде.

Фото Иске Кыязлы авылы мәчете архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев