Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иске Илдирәктә – яңа балалар бакчасы

    Иске Илдирәк авылында яңа балалар бакчасы бинасы ачылды. Бу уңайдан анда бәйрәм чарасы үткәрелде.

    Тантаналы митингка кеше күп җыелган. Авыл җирлеге өчен мөһим булган әлеге чарага район оешмалары һәм ведомство җитәкчеләре, Иске Илдирәк һәм тирә-як авылларда яшәүче  кешеләр килгән иде. Авылда балалар бакчасы өчен яңа бина кирәклеге турында күп еллар сөйләп килделәр инде, чөнки 1956 нчы елда төзелгән бакча бинасы күптән искергән.  

    Яңа бина төзү өчен акча сорап район башлыгына республика җитәкчеләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бәхеткә каршы бу мәсьәлә уңай хәл ителде һәм кыска гына вакыт эчендә бина төзелеп файдалануга тапшырылды. Үтеп киткән елның август аенда төзелеш эшләре башланып киткән иде, 17 нче гыйнварда яңа балалар бакчасы үз ишекләрен нәни дусларына ачты да.

    – Соңгы араларда районда күп мөһим  объектлар сафка басты, – дип ассызыклады район башлыгы Камил Гилманов үз чыгышында. – Алар арасында менә бу балалар бакчасы да бар. Күптән хыялланган бакча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә төзелде. Яшь гаиләләргә  нәсыйхатем шул – хәзер балалар бакчасындагы балалар санын киметмәскә иде!

    Тантанада катнашучыларны яңа балалар бакчасы ачылу белән ТР Президентының территорияләр белән эшләү буенча киңәшчесе Фәрит Нугаев тәбрик итте. – Бу йортта балалар саны елдан-ел артып торсын, ә авыл гөрләп чәчәк атсын! – дип теләкләрен белдерде кунагыбыз.

    Чарада «Максад» төзүчеләр коллективы адресына да күп яхшы сүзләр әйтелде. Җыелучыларның көчле алкышлары астында әлеге компания вәкиле Илшат Хәмидуллин район башлыгының Рәхмәт хатын алды. Менә тантаналы мизгелләр якынлашты – кызыл тасма киселде һәм балалар бакчасы мөдире  Альбина Васюткина кулына символик ачкыч тапшырылды. 

    Мәктәпкәчә белем бирү  учреждениесендә кунакларны балалар каршы алды. Биредә шатлык һәм күтәренке күңел хөкем сөрә. Балалар кунакларга үз рәхмәтләрен шигырь юллары белән белдереп, үз куллары белән ясалган чәчәкләрне бүләк иттеләр.  

    Бу көнне яңа бакча кунакларны күп каршылады. Алар арасында Иске Илдирәк авылының «Лачын» футбол командасы вәкилләре дә бар иде. Алар балаларга сәламәтлек теләделәр һәм бүгенге нәниләрнең киләчәктә спорт командасына кушылып яңа җиңүләргә ирешәселәренә өмет белдерделәр. Күнегүләрне хәзер үк башласыннар дип футболчылар балаларга футбол туплары бүләк иттеләр. 

    Яңа бинада тудырылган шартлар көнләшерлек. Биредә бар нәрсә яңа, чишенү, уен, йокы, аш бүлмәләре җылы, уңайлы. Бүгенге көндә  биредә 25 бала тәрбияләнә.– Бөтен уңайлыклары булган яңа бинада эшләү бик рәхәт. Яхшы шартларда эшләве дә күңелле, –  дип үз шатлыклары белән уртаклаштылар тәрбиячеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: