Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары «Кояшлы куянкай» призерлары булдылар

Абыйлы-энеле Горбуновлар – Сергей һәм Василий, «Кояшлы куянкай» Республика балалар иҗат эшләре бәйгесендә җиңү яулаганнары өчен бүләкләр алдылар.

12 ел дәвамында «Татэнергосбыт» АҖ үсеп килүче буын арасында энергиягә сакчыл карашны популярлаштыру буенча актив эш алып бара. Мондый эш кысаларында ел саен «Кояшлы куянкай» балалар иҗат эшләре республика бәйгесе үткәрелә, анда 4-17 яшьлек балалар катнаша ала. Чара балаларда кечкенәдән акыллы фикерләүне формалаштырырга чакырылган.

Бәйге башлануы турында игълан ителгәннән соң, оештыручылар адресына бик күп эшләр – тематик рәсемнәр, шигырьләр, хикәяләр һәм эшләнмәләр кергән. Алар барысы да шулкадәр төрле һәм кызыклы иде, жюрига иң яхшы эшләрне сайлап алу җиңел булмады.

Призерлар арасына Иске Ильдеряк мәктәбе укучылары абыйлы-энеле – 12 яшьлек Сергей («Иң яхшы эшләнмә» номинациясендә) һәм 15 яшьлек Василий («Иң яхшы хикәя яисә шигырь» номинациясендә) Горбуновлар керде. «Татэнергосбыт» АҖ территориаль бүлекчәсе җитәкчесе Флен Зәйнуллин малайларны җиңүләре белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә кыйммәтле бүләкләр алдылар. Менә инде берничә ел рәттән алар бәйгенең иң актив катнашучылары булып торалар.

– Бу бәйге үз таланты ярдәмендә энергияне саклауга мөнәсәбәтен белдергән балаларны ачыкларга мөмкинлек бирә. Аларның эшләрен кешеләрне энергияне сак тоту рәвешенә җәлеп итү өчен күрсәтмә агитация материалы итеп кулланырга мөмкин, – дип билгеләп үтте Флен Зәйнуллин. – Балаларны җиңүләре белән котлыйм һәм яңа иҗат уңышлары, җиңүләр телим.

Фото: «Татэнергосбыт» АҖ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X