Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иске Ибрай авылы балаларының сугыш урлаган бала чагы

Иске Ибрай җире “Барыбыз өчен дә бер Бөек Җиңү” дип исемләнгән проект кысаларында узган җирлекара эстафетаны кабул итте.

Иске Ибрай авыл мәдәният йортында театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Ул барлык тамашачыларның да күңеленә хуш килде, ә өлкән буын вәкилләре күз яшьләрсез карый алмады бу күренешләрне.

Җәй. Ял көне. Тынлык. Зур гаиләдә сабый бала дөньяга килә. Ул үзенең бала чагын сугыш урлаганын белә инде. Ә әлегә әнисе аңа акрын гына бишек җырын көйли.

Сугыш вакытында тормыш бик авыр булган. Ачлык-ялангачлык. Күп кеше ачлыктан корылган. Балаларның курчак уйнарга вакытлары булмаган, алар өлкәннәр белән бергә, иртәдән кичкә кадәр хезмәт куйганнар.

Бер-берсенә ярдәм итәргә тырышканнар. Бары тик уртак көч, хезмәт һәм кайгыртучанлык белән генә исән калырга һәм дошманны җиңеп буласын барысы да аңлый.

Сугыш — ул үлем генә түгел, шулай ук мәхәббәт тә. Сугыш вакытында хәрби бәрелешләр белән беррәттән тормыш та үз агымында бара. Солдатлар үзләренең туганнарына һәм сөйгәннәренә хатлар язганнар. Кемнедер өендә кәләше көтеп торган… Алар дошманны тар-мар итәргә генә түгел, гармунга кушылып җырларга да, биергә дә вакыт тапканнар. Барысының да тизрәк тыныч тормышта яшисе килгән.

Тамашада катнашучылар “Сугыш чоры хатлары” эчтәлеге драмасын тамашачыларга җиткерергә тырыштылар. Кәгазе таушалып, саргаеп беткән солдат хатлары сугыш чорын гәүдәләндерә, шул авыр вакыт турында сөйли. Фронттан язган өчпочмаклы хатлар — зур көчкә ия документлар. Дары исе аңкып торган хат юлларында сугыш сулышы, окопларда яткан газаплар, солдат йөрәге тибеше, Җиңүгә ышаныч... Аларны тыныч кына укып та булмый, тамакка төен утыра, күзләр яшьләнә.

Тыл хезмәтчәне Сания Миншакировна чыгышы тамашаның кульминацион мизгеленә әверелде. Ул сугыш елларында тылдагы авыр тормыш турында сөйләде.

Фото: Аксубай мәдәният йорты архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев