Ишек алдын чистарттылар, ә тротуар турында оныттылар
Һәр күпләп яуган кар күп катлы йортларда яшәүчеләр өчен проблема тудыра.
Октябрь урамы, 33 йорт ишек алдында килеп туган хәлгә безнең хәбәрче ачыклык кертте. «Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Идарәче компания» ҖЧҖ директоры Рәмис Сафиуллин аңлатып узганча, аларның оешмасы, «Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе Идарәче компания милекчеләре җыелышының беркетмәсен» үтәү кысаларында, яшәүчеләре җыелыш карары белән әлеге хезмәт өчен түләгән йортларның ишек аллары территорияләрендә генә кардан чистарту хезмәтен башкара.
– Торак кодексында билгеләнгәнчә, ишек алды территориясе, бу – йорт диварыннан өч метр радиустагы территория. Шуңа да карамастан, без ишек алларын чистартабыз, берьюлы түгел, билгеле, бездә ул кадәр техника юк, әмма оператив, кар яуганнан соң эш көне дәвамында, – дип шәрехләде Рәмис Сафиуллин.
Аксубайда барлыгы 108 торак йорт бар, бары тик 27 йортта яшәүчеләр генә ишек алды территориясен чистарткан өчен акча түләргә риза булган. Ә калганнарга нишләргә соң?
«Идарәче компания» ҖЧҖда аңлатуларынча, җыелыш җыярга, карар кабул итәргә һәм хезмәт өчен түләргә кирәк. Яисә, карны үзләренә чистартырга. Соңгы тапкыр күпләп кар яуганнан соң безнең редакциягә Октябрь урамында урнашкан 33 йортта яшәүчеләр ике катлы йортның ишегалдын кардан чистарту үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Без шунда ук «Идарәче компания» ҖЧҖ директоры Рәмис Сафиуллин белән элемтәгә кердек һәм ике сәгать эчендә ишек алды территориясе, машиналар кую урыны чистартылды, хәзер ишек алдына йортның ике ягыннан да кереп була.
Тик шушы көннәрдә генә бу йортта яшәүче ханым – безнең газета укучыбыз Надежда Афанасьева кабат мөрәҗәгать итте. Рәхмәт әйтеп тә, яңа проблема белән дә.
– Редакциягә дә, «Идарәче компания»гә дә “кар” мәсьәләсен оператив хәл итүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Ишегалды чистартылды, ә менә юлдан йортка кадәр тротуар – юк. Ишек алдына машина кергәндә яисә чыкканда җәяүлеләр шул ук чистартылмаган карлы тротуарга сикерергә мәҗбүр, – дип аңлатты бу хәлне борчылган ханым. – Безнең йортта пенсионерлар да яши, чана төрткән әниләр дә карга сикерә.
Без шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Коннов әңгәмә барышында, кайчан һәм кем тарафыннан хәл ителәчәген тәгаенләп тормыйча, тротуарга бәйле мәсьәлә хәл ителәчәк, дип ышандырды. Халыкка исә, тротуарны кем чистартуы барыбер, иң мөһиме, ул үтеп йөрерлек булсын. Тик бу мәсьәлә элеккечә ачык кала.
P.S.: Идарәче компания безгә йорт яны территорияләрен кардан чистарту өчен анда яшәүчеләр акча түләгән йортлар исемлеген тәкъдим итте. Бу Горький урамы, 2нче, Золин урамы, 102, 70, Ленин урамы, 14, 18,20, Мазилин урамы, 12,14, 16, Октябрь урамы, 14, 16, 16А, 21, 23, 29,31, 33, 35, 38, Пролетар урамы, 52, СХТ территориясе, 7,9, Шоссе урамы, 11А, 13,15, 17, 9А йортлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев