Аксубаево
  • Рус Тат
  • Исерек машина йөртүчеләр турында Telegram да хәбәр итәргә мөмкин

    Аксубай ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре аксубайлыларны исерек машина йөртүчеләр турында хәбәр итәргә чакыралар.

    Һәм моның өчен үз Telegram-каналларын булдырганнар. Район халкы юл-транспорт фаҗигасы килеп чыгу ихтималы тудырган сәрхүш машина йөртүчеләргә каршы үзе сугыш игълан итәргә тиеш. Ваемсызлык һәм дәшми калуның кемдер өчен якын кешесен югалтуга китерергә мөмкин, ә бу барыннан да куркынычрак. Аңлагыз, безнең тормышта күп кенә күңелсез әйберләр нәкъ менә безнең дәшми калуыбыз аркасында килеп чыга.

    Руль артында аек булмаган яисә сәер машина йөртүчене күрдегез икән, «Telegram» мессенджерында «Аксубайның исерек машина йөртүчесе» төркеменә языгыз яисә: 02, 102, 8 (84344) 2-73-63; 2-79-74 телефоннары буенча шалтыратыгыз. Һәм нәкъ менә сез кемнең дә булса гомерен саклап кала алырсыз.

     

    Фото

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: