Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иртәгесе көн күрсәткечләре өчен хезмәт куя

Орлыкландыручы һөнәре терлекчелек тармагында мөһим урын алып тора.

Шуңа да әлеге тармактагы җитештерү нәтиҗәләре – югары савым һәм артым күпмедер дәрәҗәдә аңа бәйле. Алар терлекчеләр өчен лаеклы хезмәт хакы да, авыл хуҗалыгы предприятиесен үстерүне дә тәэмин итәләр.

Виталий Иванов товарлыклы-сөтчелек фермасында орлыкландыручы булып эшли башлаганчыга кадәр, Урмандеевода терлекче булып хезмәт куйган. Армиядә хезмәт итеп, туган авылына әйләнеп кайтканнан соң аңа сөт үткәрү җайланмасын урнаштыруны ышандырып тапшыралар.

Җиде ел оператор булып эшли. Вакыт үтү белән авыл хуҗалыгы предприятиесе берничә тапкыр үзгәртеп корыла, исемен алмаштыра, төрле инвесторлар килә. Ферманы хуҗалыкның башка бүлегенә күчерәләр. Вахта машинасын йөртергә дә туры килә – якын-тирә авыллардан сыер савучыларны Иске Савруш, Түбән Савруш, Такталы авылларына ташый.

Аерым бер чорда җәйге лагерьда да, ферма мөдире булып та эшли. Орлыкландыручы курсларын тәмамлап, менә ун ел инде әлеге тармакта хезмәт куя ул. Соңгы биш елда «Сөниев А.Г.» КФХның Чирмешән бүлегендә эшли. Түбән Савруштагы товарлыклы-сөтчелек фермасы – савым һәм артым буенча беренчеләр рәтендә.

Бу бер көн эчендә генә ирешелгән уңышлар түгел. Югары продукция бирә торган маллар алу өчен вакыт та, һөнәри осталык та, орлыкландыручының тырышлыгы да кирәк.

– Виталий Иванов эшен яхшы белгән, фидакарь хезмәт куючы хезмәткәр, – дип сөйли аның турында фермер хуҗалыгы башлыгы Әхнәф Сөниев. – Ул безнең хуҗалыкның терлекчелек тармагы үсешенә үзеннән зур өлеш кертә. Аның тырышлыгы иртәгесе көн күрсәткечләренә юнәлтелгән.

Орлыкландыручының хезмәт нәтиҗәсе – сәламәт яшь терлекләр алу, ә сәламәт бозау киләчәктә сыер була һәм сөт бирә башлый. Әлеге чылбыр өзелмәсен, сөт җитештерүдә тотрыклылык саклансын өчен, белгечкә һәркөнне киеренке эшләргә кирәк. Виталий Александрович күптән түгел орлыкландыручы белгечләренең республика семинарында катнашты һәм безнең район терлекчелек тармагын лаеклы тәкъдим итте.

– Һөнәри көч сынашу бик дулкынландыргыч булды, – дип искә ала ул. – Биремнәрне үтәдем. Иң мөһиме, коллегаларым белән очрашу вакытында, алга таба эшләү өчен, бик күп файдалы һәм кызыклы яңалыклар алдым.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев