Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иртәгәдән җәйге лагерьларда балалар ял итә башлаячак

«Бер учреждение дә контроль органнары күрсәтмәләреннән башка эшли башламаячак», — диде Ләйлә Фазлыева.

Иртәгәдән җәйге лагерьларда балалар ял итә башлаячак. Быел стационар лагерьлар, коронавирус таралу сәбәпле, барлык куркынычсызлык чараларын үтәп эшләргә тиеш булачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта сүз барды.

ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе тарафыннан күзәтчелек буенча 200 ләп чара оештырылганын әйтте.

«Янгыннар, башка гадәттән тыш хәлләр килеп чыга калса, балаларны эвакуацияләү тренировкалары үткәрелгән. Барлык хезмәтләрнең килешеп эшләве буенча әзерлек барды. Һәр лагерьга янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре беркетелде. Бер учреждение дә контроль органнары күрсәтмәләреннән башка эшли башламаячак», — диде Ләйлә Фазлыева. Хәзерге вакытта 62 лагерьга эшли башлауга рөхсәт бирелгән.

Татарстанның яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, 2020 елда сәламәтләндерү кампаниясе өчен республика казнасыннан 1,6 млрд сум акча бүлеп бирелә. Бу былтырга караганда 5 процентка күбрәк. Барлыгы 82 мең 890 баланың лагерьларда ял итүе ниятләнә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев