Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җирлектә эшләнгән төп эшләр үзара салым программасы белән бәйле

    Иске Кыязлы авыл җирлеге советының киңәйтелгән утырышында көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

     Җирлек башлыгы Газинур Дәүләтшин үзенең хисап чыгышында проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләде. Җирлек территориясенә өч авыл керә: Иске Кыязлы, Кызыл Тау, Яңа Кыязлы.

    Җирлектә 471 хуҗалык бар, 1080 кеше яши. Авыл хуҗалыгы тармагын ике инвестор алып бара: “Волга Селект” ҖЧҖ һәм “Хәнипов А.В.” КФХсы. Икенче инвестор игенчелек белән бергә, терлекчелекне дә алып бара. Бүгенге көндә фермада 106 баш савым сыеры, терлекләр саны быел 335 башка җиткән. Көненә 800 литр сөт тапшыралар. Дистәдән артык кеше монда даими эшли.

    Әлфирә Шакированың авыл хуҗалыгы кооперативы, Хәниф Сруров КФХсы уңышлы эшли. Узган ел Яруллин Фәиз “Агростартап” программасында катнашып, грант откан һәм 24 башка исәпләнгән сыерлар комплексы төзү белән мәшгуль.

    Дәүләттән маллар асрау өчен бүлеп бирелгән субсидияләр хисабына шәхси хуҗалыкларда да сыерлар баш саны арткан. Узган ел үзара салым акчасы хисабына Кызыл Тау авылы урамнарының бер өлешенә вак таш җәелгән.

    Иске Кыязлы авылының Үзәк урамында, юлда тизлекне киметү өчен, ясалма каршылык ясалган, ГОСТ стандартлары буенча тиешле юл билгеләре куелган. Шулай ук урамнарга вак таш җәелгән, юллар күтәртелгән, трактор өчен өстәмә җиһазлар һәм яңа төрткеч сатып алынган, җирлек территориясендә өстәмә яктырткычлар урнаштырылган. Бу акча шулай ук кышын юлларны кардан чистарту өчен дә тотыла. 2022нче елга планлаштырылган эшләр: Иске Кыязлы, Яңа Кыязлы авыллары урамнарын вак таш белән күтәртү эшен дәвам итү, Кызыл Тау авылында яңа су скважинасы бораулау, мәдәният учагын яңарту, су челтәрен тулысынча алыштыру. Яңа Кыязлы авылы халкы авылга автолавка килүен оештыруны сорый

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: