Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җирлек проблемаларын халыктан башка хәл итеп булмый

Иске Ибрай авыл җирлегендә авыл мәктәбе каршындагы мәйданда башкарылган эшләр һәм проблемалар хакында сөйләштеләр.

Иске Ибрай авыл җирлегендә авыл мәктәбе каршындагы мәйданда башкарылган эшләр һәм проблемалар хакында сөйләштеләр.

Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен күп эшләр б ашкарыла: җирлек эчендәге юллар, парк зонасы төзекләндерелә. Авыл мәдәният сарае өлешләп алмаштырылып төзекләндерелгән, аның эчен матур итеп ремонтлап бетерәсе бар. Авылны су белән тәэмин итү проблемасы кала бирә. Район башлыгы Камил Гилманов чыгышын район белән тоташтыручы юл төзелешеннән башлады.

Үзара салым акчасын җыю буенча эшне катырак тотарга кирәклеген билгеләп үтте. Җирлек башлыгы Мансур Минигуловка авыл кешеләрен үзара салым программасында активрак катнашырга чакырырга, программа гамәлдә булганда, аннан файдаланып, җирлек проблемаларын хәл итеп калырга кирәклекне йөкләде. Дәүләт алга таба да авылда яшәүчеләргә ярдәм итәчәк.

Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров агымдагы елның сигез аенда башкарылган эшләр турында кыскача бәян итте.

Җирлектә үзара салым акчасын йөз процент диярлек җыйганнар. Үзара салым программасы акчасына һәм халык ярдәме белән авыл эчендәге юлларны төзекләндерү быел да дәвам итә, Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Геройлар аллеясы булдырылган.

Урамнарны яктырту эше дәвам итә. Урам исемнәрен һәм йорт номерларын кую эшләрен төгәлләгәннәр. Авыл мәдәният йортына ремонт таләп ителә, үзәк урам аша салынган күперне төзекләндерергә кирәк.

Су трассасын алмаштыруны да планга керткәннәр, ул даими төзекләндереләчәк. Авыл зур һәм район үзәгеннән ерак урнашканга, медицина хезмәткәренә кытлык бар. Моның өчен ФАПта ваканция дә каралган.

Җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров, эшләрне уртага салып башкарган һәм проблемаларны үзара аңлашып хәл иткән өчен, авыл халкына рәхмәтен белдерде. Дөрестән дә, җирлек проблемаларын халыктан башка хәл итеп булмый.

Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев