Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җирле тәкъдимнәр - халык иминлеге өчен

    Татарстанда үзара салым программасы уңышлы эшләп килә, аның ярдәмендә республиканың авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үзләренең торак пунктларын төзекләндерү мөмкинлеге алалар.

    Яңа Аксубай авыл җирлеге дә алар исәбендә, аның карамагына Киса, Яңа һәм Кече Аксубай, Азат авыллары һәм Федоровка поселогы керә. Җирле халык ярдәме белән аларның территорияләрендә ел саен авылларның мөһим проблемалары хәл ителә. Быел юллар һәм суэтем башнясы ремонтланган, урамнарга таш җәелгән, урам яктырткычлары алмаштырылган, зиратларда коймалар яңартылган.

    Әлеге программаның әһәмияте шунда, беренче чиратта нинди җирле проблеманы чишәргә кирәклеген халык хәл итә һәм средствоны шуңа тота. Финанслауның күп өлешен республика бюджеты үз өстенә ала, иганәчеләр дә читтә калмый, авыл кешеләренең кул хезмәте дә кулланыла, нәтиҗәдә ниндидер проблема көн кадагыннан төшеп кала. Яңа Аксубай авыл җирлегендә берничә ел дәвамында узара салым программасында аның составына кергән авылларда яшәүче халыкның 90 проценты актив катнаша. 2019 елда бүгенге көнгә 799 500 сум акча җыелган, шуның 159 900 сумын халык җыйса, 639 600 сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

    ЮЛЛАР – ЗИННӘТЛЕЛЕК БИЛГЕСЕ ТҮГЕЛ, АЛАР МӨҺИМ

    Җирле халык шундый фикердә һәм алар үз авылларында юлларны төзекләндерү өчен тавыш бирәләр. Аларның фикерен Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы Михаил Сулейманкин да хуплый:

    – Авылда юллар проблемасы һәрвакыт кискен торды, – дип сөйли Михаил Максимович. – Быел Яңа Аксубайда Үзәк урамга юл катламы салынды, Азат авылында Пушкин урамына һәм Яңа Аксубайда Искра урамына таш җәелде, шулай ук Киса авылының Ворошилов, Ленин, Пролетар урамнары тәртипкә китерелде. Киләсе елда да урамнарны ремонлауны дәвам итәчәкбез. Федоровка поселогына вак таш кайтарылды, аны киләсе елда җәяргә ниятлибез.

    Авыл җирлеге башлыгы Сулейманкин Михаил Максимович 1963 елда Аксубай районының Киса авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Аксубайның 22 нче һөнәри-техник училищесына укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң ике ел Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1986 елда, ветеринария техникумын тәмамлап, Аксубай РМХОда баш ветеринария табибы булып эшли башлый.

    1993 елда Казан ветеринария институтында югары белем алып чыга. 2005 елдан хәзерге көнгәчә Яңа Аксубай авыл җирлеге башлыгы вазифасында. Хезмәт елларында: ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты, ТР Муниципаль берәмлекләр Советының Мактау грамотасы, «2013 елда Казан шәһәрендә ХХVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медалье белән бүләкләнгән. Өйләнгән, өч улы бар

    – Кышын урамнарны кардан чистартуга да шактый акча тотыла. Күңелсез моментлар да булгалый, – дип шәрехли әлеге проблеманы җирлек башлыгы. – Көчле бураннан һәм кар күпләп яуганнан соң, трактор бер үк вакытта бөтен урамнарны да кардан чистартып чыга алмый.

    СУ ӨЗЛЕКСЕЗ АГЫП ТОРА, УРАМНАР ЯКТЫ

    Әлеге авыл җирлегендә яшәүчеләр су бирүгә бәйле проблема белән беркайчан да очрашмаган. Быел җирле халык инициативасы буенча Кисада суэтем башнясы ремонтланган. Ел дәвамында яктырткычлар экономияле фонарьларга алмаштырылган. – Бу акчаны янга калдыру максатында эшләнә, – дип аңлата Михаил Су
    лейманкин. - Бөтен авылларда да яктырткычларны алмаштырдык. Кисада һәм Яңа Аксубайда – 10, Азатта – 3, Федоровка һәм Кече Аксубайда икешәр лампа. Халыкка якты һәм уңайлы булсын өчен урамнарны яктырту проблемасын киләсе елда да хәл итәргә планлаштырабыз.

    БАКЫЙЛЫККА КҮЧКӘННӘРГӘ ХӨРМӘТ БЕЛӘН

    Ел саен төрле шәһәрләрдән кече ватаннарына якыннарының каберләрен зыярәт кылу өчен күпме кеше кайта. Алар зират территориясен чүп-чардан һәм коры-сарыдан чистарту буенча оештырылган өмәләрдә дә актив катнаша. Әмма зират койма тулысынча яраксыз хәлгә килгән, баганаларының күбесе черегән була, аларны алмаштыру таләп ителә. Халык тарафыннан җыелган акчага, аларның инициативасы буенча, быел Яңа һәм Кече Аксубай авыллары зиратларында коймалар алмаштырылган.

    Авыл җирлеге хакимияте һәм халык башкарылган эшләрдән канәгать һәм алар әлеге игелекле эшкә үз өлешләрен кертүчеләргә, бигрәк тә, Николай һәм Анатолий Питуловларга, Валентин Охотниковка, Анатолий Молоствовка, Геннадий Артамоновка, Алексей Сорокинга, Геннадий Охотниковка рәхмәт әйтәләр.

    АВЫЛ ТОРМЫШЫ

    Яңа Аксубай авыл җирлеге территориясендә ике балалар бакчасы һәм ике башлангыч мәктәп, ике клуб эшли. Авылның яше-карты җирлектә уздырылган барлык чараларда да актив катнаша. Җирле халык өчен төп проблемаларның берсе – медицина хезмәткәре булмау. ФАПлар бар, ә фельдшерлар юк. Укол салырга да, кан басымын үлчәргә дә шәфкать туташы юк. Менә шундый элементар медицина процедураларын алу өчен халыкка район үзәге табибларына барырга туры килә.

    АВЫЛДА ДА ЭШ БАР

    Яшьләрнең зур акча артыннан калаларга юл тотуларына кармастан, авылда да эш бар. Авыл кешеләре «Аксубай» агрофирмасында, тракторчылар, сыер савучылар, терлекчеләр булып эшлиләр. 11 кеше “үзмәшгуль” статусына ия, алар пилот проектына кереп, үз бизнесларын теркәгән. Алар арасында ташчылар, төзүчеләр, брусчатка ясаучылар, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүчеләр бар.

    Федоровка поселогыннан Сергей Артемьев бала чагыннан ук бал кортлары белән бәйле. Аның әтисе умартачы булган. Әтисенең шөгылен ул бүген дәвам итүче. Өч елдан бирле ул умарта кортлары асрау белән мавыга.

    – Башта гаилә өчен бал аертып алу өчен кызыгып кына тотынган идем, – дип сөйли Сергей Николаевич. – Шулай чын-чынлап мавыгып киттем һәм умарта оялары санын 60 ка җиткердем. Балны сату өчен эшмәкәр булып теркәлергә кирәк иде. Мин үзмәшгульлек проекты турында ишеттем. Теркәлүнең гадилеге җәлеп итте, салым ставкалары да зур түгел, димәк безнең өчен файдалы. Яраткан эшең күңелгә хуш килеп кенә калмыйча, табыш та китерсә – икнеләтә куаныч.

    Хәзер исә Сергей умарталыгын урманда урнаштырырга һәм тагын да арттырыга уйлый. Моның өчен ул рөхсәт алган һәм хәзер бүлеп бирелгән участокны рәсмиләштереп йөри. Авылда проблема җитәрлек, ә бюджет мөмкинлекләре чикле. Шуңа да карамастан халык тормышны тагын да уңайлырак итәргә омтыла. Бары тик халык, хакимият органнары, җирле үзидарә бербөтен булып актив хезмәттәшлек иткәндә генә авылларны төзекләндерүгә салынган уртак көч үз нәтиҗәләрен бирәчәк.

    Фото: Яңа Аксубай авыл җирлеге архивыннан.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: