Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Җир уңдырышлы булсын өчен

Аксубай авыл хуҗалыгы предприятиеләре кырларында туфракны извесьтләү бара.

Басу-кырларның уңдырышлылыгы кайбер факторларга бәйле. Беренче чиратта – туфракның уңдырышлы булуына.

Аксубай районында әче туфраклы мәйданнар күп. Туфрак составын уңайлы хәлгә китерү өчен, районда кырларны известьләү эшләре алып барыла. Бу эшне көзен, участоклардан уңыш җыеп алынганнан соң башкаралар, яңа сезонга туфракның әчелеге киметелергә тиеш.

– 2020 елга район кырларына 26.124 тонна известь ашламасы кертү планлаштырылган иде, – дип сөйли «Аксубайсервис» предприятиесе җитәкчесе Илфаит Галлямов. – Бүгенге көнгә 24.200 тонна известь кертелгән. Эш график буенча бара, без вакытка сыешабыз.

Аксубай кырларына известь ашламасын Чирмешән районы карьерларыннан ташыйлар. Дүрт берәмлек техника бу ашламаны ташу белән мәшгуль. Әлегә аяз, коры һава торышы саклана, транспортчылар тулы көчкә эшлиләр. Алар арасында КамАЗ машиналарын йөртүчеләр Геннадий Кондратьев һәм Анатолий Семенов та бар. Алар турында оешма җитәкчесе үз эшләренә бирелгән, башкаручан һәм намуслы эшчеләр буларак бәя бирә.

Известь ташу белән беррәттән аны туфракка кертү дә бара. Бу операциягә дә шулай ук тәҗрибәле, тырыш хезмәтчәннәр җәлеп ителгән.Төягеч белән идарә итүче Минзөфәр Җәлалетдинов известьле ашламаны тракторларга төяп тора. Тармак ветераны Рафаил Сафиуллин һәм, яшь булуына карамастан, зур өметләр баглаган механизатор Сергей Макаров доломит онын кыр участокларына тигез итеп тараталар.

Район буенча туфрак эшкәртүгә план-бирем – 3200 гектар. Бүгенге көнгә 2800 гектар мәйданга известьле ашлама кертелгән. Димәк, «Волга Селект», «Аксу Агро», «Актай», «Аксубай» авыл хуҗалыгы предприятиеләре басулары уңышлырак, сыйфатлырак булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев