Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ипотека рәсмиләштергәндә баш тартырга мөмкин булган хезмәтләр билгеле

Дөрес, ул чакта түләү артачак.

Россиялеләргә ипотека рәсмиләштергәндә баш тартырга мөмкин булган өстәмә хезмәтләрне атадылар. Бу хакта ИНКОМ-Недвижимость ипотека кредиты хезмәте җитәкчесе Ирина Векшина сөйләде.

Эксперт мондый хезмәтләргә тормыш һәм сәламәтлекне иминиятләштерүне, титуллы иминиятләштерүне, күчемсез милек объектын юридик тикшерүне һәм электрон теркәү хезмәтен керткән, дип җиткерә «Прайм». Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Әйтик, ипотеканы рәсмиләштергәндә иминиятнең барлык төрләре арасында сатып алына торган күчемсез милекне иминиятләштерү генә мәҗбүри булып тора, ул кредит биргән банкка залог итеп бирелә. Банк таләп иткән башка төр иминиятләрдән сатып алучы баш тарта ала. Дөрес, ул чакта ставка артачак.

Күчемсез милекне юридик тикшерү өчен дә түләү мәҗбүри түгел. Эш шунда ки, банк аны теләсә кайсы очракта үткәрә, әмма бу мәгълүматны клиентка «сатарга» мөмкин. Эксперт билгеләп үткәнчә, мәгълүмат бирүдән баш тарту процент ставкасының артуына китермәячәк.

Электрон теркәү хезмәтләре буенча милек һәм ипотекага күчү хокукы да түләүле булып тора. Аннан да баш тартырга мөмкин.

«Әмма бу хезмәтне кулланганда процент ставкасы буенча өстәмә ташламалар бирә торган банклар бар. Шул ук килешү буенча куркынычсыз исәп-хисап ясау сервисына да кагыла», — дип аңлата Ирина Векшина.

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X