Аксубаево
  • Рус Тат
  • Инвалидларга бушлай икенче югары белем алу мөмкинлеге бирергә җыеналар

    Россия Президенты 2021 елның 1 июленә кадәр законга үзгәрешләр кертүне йөкләде.

    Россиядә инвалидлар бушлай икенче югары белем алу хокукына ия булачак. Законга тиешле төзәтмәләрне Россия Президенты Владимир Путин 1 июльгә кадәр кертергә кушты. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    «РФ хөкүмәтенә <...> эшкә яраклы яшьтәге инвалид һәм яңа һөнәргә (квалификациягә) мохтаҗ булган затларга икенче урта һөнәри яки югары белем алу мөмкинлеге гарантияләнә торган үзгәрешләрне Россия законнарына кертүне тәэмин итәргә», — дип хәбәр ителә күрсәтмә текстында.

    Әлеге йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин билгеләнде.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: