Аксубаево
  • Рус Тат
  • Инвалидлар өчен читтән торып медицина-социаль экспертиза үткәрәләр

    Коронавирус йогышына каршы чараларны чикләүгә бәйле, гражданнарга инвалидлык автомат рәвештә 6 айга озайтыла. Бу безнең укучыларда бик күп сораулар тудыра. Аларга Нурлат шәһәре медицина-социаль экспертиза бюросы (29 номерлы филиал) рәисе Җәмилә Солтанованың җавап бирде.

    –Җәмилә Минсәлих кызы, хәзер медицина-социаль экспертиза бюросы ничек эшли?

    – Яңа COVID-19 коронавирус йогышының Россия Федерациясендә таралуына юл куймау һәм санитар-эпидемиологик иминлекне саклау максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән затларны читтән торып вакытлыча инвалид итеп тану расланды. Бу 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәр аралыкта инвалидлык буенча яңадан тикшерелү үтәргә тиеш булган кешеләргә кагыла.

    Медицина-социаль экспертизага юллама булган очракта, карар медицина документлары, тикшерүләрнең теге яки бу нәтиҗәләре, үткәрелгән дәвалау-тернәкләндерү чаралары нәтиҗәләре нигезендә кабул ителә. Кешенең шәхсән килүе һәм экспертиза үтүе таләп ителми. Экспертиза нәтиҗәләре затларга заказлы хат белән җибәреләчәк.

    –Әгәр инвалидлык срогы быелның 1 июнендә тәмамланса. Үзизоляцияләү белән бәйле рәвештә, экспертизага җибәргәндә кирәк булган тикшерүләрне узу мөмкинлеге юк. Нәрсә эшләргә?

    –Затны инвалид дип тануның Вакытлы тәртибенә ярашлы рәвештә, медицина-социаль экспертизага юлламасы булмаганда, 2020 елның 1 мартыннан 1 октябренә кадәрге чорда кабат тикшерү вакыты җиткән гражданнарга инвалидлык төркемен алдагы тикшерү вакытыннан алып 6 айга озайту күздә тотыла. Шул ук вакытта шул ук төркем һәм шул ук инвалидлык сәбәбе калачак. Вакытлы тәртип гамәлдә булган чорда кабат тикшерү срогы җиткән гражданнар турында белешмәләрне Россия Федерациясе Пенсия фонды тәкъдим итә. Аларга пенсия билгеләү һәм түләү Россия Федерациясенең Пенсия фонды тарафыннан медицина-социаль экспертиза бюросы мәгълүматлары нигезендә гамәлгә ашырылачак, ә инвалидлык билгеләнүне раслаучы белешмә һәм реабилитация буенча шәхси программа гражданга почта аша заказ хат итеп җибәреләчәк.

    – Балага 18 яшькә кадәр инвалидлык билгеләделәр. Июль аенда аңа 18 яшь тула. Инвалидлыкны ничек озайтырга? Документларны әзерләргә өлгермибез, чөнки барлык тикшерүләрне дә уза алмыйбыз.

    – Әлеге очракта инвалидлыкны озайтканда (I, II яки III төркем) гариплек төркеме билгеләнәчәк, чөнки 18 яшькә кадәр «инвалид бала» категориясе буенча инвалидлык билгеләнә. Конкрет төркемне билгеләү турындагы карар соңгы тикшерү вакытында бюрога гражданинга медицина-социаль экспертиза үткәрү беркетмәсендә булган белешмәләр нигезендә кабул ителәчәк.

    Баш бюрода 8 (843) 237-98-02, 8 (843) 237-95-94 телефоннары буенча ”кайнар элемтә” эшли. Барлык яңалыклар да учреждение сайтында урнаштырыла. Сораулар gbmse16@fbmse.ru email электрон почтасына да кабул ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: