Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Җиңүгә 1418 адым: Аксубай волонтерлары георгий тасмалары тараталар

Аксубай волонтерлары бистә урамнарына тагын бер күркәм миссия – район халкына Җиңү тасмалары өләшер өчен чыктылар

– Бөек Ватан сугышы 1418 көн дәвам иткән. Еллар үзенекен итә, районда аның тере шаһитлары калмады инде. Без яу кырында һәлак булган, бүгенге көндә мәңгелеккә күчкән, барысын да фронт өчен биргән, 1945 елда фронтта һәм тылда куйган фидакарь батырлыклары аркасында илебез җиңү яулаган якташларга дан, хөрмәт һәм рәхмәт йөзеннән тасмалар таратабыз, – ди волонтер Рәмзия Паймулкина.

Волонтерлар узган ел дуслары – Чистай волонтерларының ике километрлы георгий тасмасы белән бүлешүләре турында сөйләделәр. Ел дәвамында безнең ял белмәс хатын-кызларыбыз махсус хәрби операция зонасында булган якташларга озатылачак посылкаларга салып җибәрү өчен мөселман догалары һәм Николай Чудотворец иконаларын (аларны Чистай мәчетеннән һәм Аксубай чиркәвеннән Александр атакай тапшырган) чиктеләр, өстенә бөек Җиңү символы буларак георгий тасмасын да бәйләп, саклагыч язулар әзерләделәр.

Алар волонтерлык хәрәкәте әләме астында үзәк мәйданда, кибетләрдә, сәүдә рәтләрендә очраган бөтен кешегә тасмалар тараттылар.

Байракта язылган «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» дигән сүзләр – волонтерларның шигаре. Аларны бүген тагын бер Җиңүгә кадәр барып җитү өчен Украинада неонацизмга каршы көрәшкән Бөек Ватан сугышы геройларының оныклары һәм оныкчыклары белән бер максат бәйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев