Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Интернат-йортта игелек көне

Аксубай районының Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Федоровка интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үттеләр.

Бүгенге көнгә монда 101 кеше яши.  Анда яшәүчеләр иртәдән үк бергә җыелып, районның беренче затларыннан һәм интернат җитәкчелегеннән котлаулар кабул иттеләр. Бәйрәмне социаль учреждение директоры Рузилә Бәширова ачты.

– Бүгенге бәйрәмне берничек тә Өлкән кешеләр көне дип атыйсы килми – бу игелек һәм хөрмәт бәйрәме, – дип билгеләп үтте Рузилә Равил кызы.
Интернат-йортта яшәүчеләргә исәнлек һәм озын гомер теләү белән бергә, ул “бәйрәм гаеплеләренә“ үзе язган шигырьне укыды.

Район башлыгы исеменнән интернат-йортта яшәүчеләрне һәм социаль учреждениедән лаеклы ялга чыккан хезмәткәрләрне башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров кайнар котлады.

– Өлкәннәр көне – якты бәйрәм. Бу көнне без туганнарыбыз, әби-бабаларыбыз турында уйлыйбыз. Хәзерге буын балалары өчен күмәкләштерү, сугыш чорлары – тарих булса, сез – ул тарихны район, республика, илебез үсеше өчен үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән язгансыз, – дип билгеләп үтте Сергей Александров.

Интернат-йортның элеккеге җитәкчесе Галина Маланчева иң җылы теләкләрен белдерде, чөнки монда яшәүчеләрнең күбесе  Галина Ивановна эшләгән чорда килгән һәм аны үзләренең кызлары кебек күрә.

Котлаулардан тыш, ул социаль учреждение коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, һәм бары тик һөнәрләренә тугры кешеләрнең генә ялгыз, чит, авыру кешеләрне тәрбияләп, аларның гомер көзләрен яктырта һәм аларга картлыкта терәк була ала, дип ассызыклады.

1 октябрь көнне интернат-йортта яшәүчеләр өчен тагын бер истәлекле  вакыйга булды – монда хезмәт ветераны Нина Захарова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Һәм, әлбәттә инде, бәйрәм интернат-йорт хезмәткәрләре һәм Виталий Тимирясов исемендәге Аксубайның 1 нче мәктәбе укучылары бүләк иткән җыр-моңнарсыз һәм биюләрсез узмады. Ә өлкәннәр җор телле  алып баручылар Лилия Лукина һәм Инсаф Заһретдиновның хуплаулары астында   артистларга кушылып җырладылар да, биеделәр дә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев