Аксубаево
  • Рус Тат
  • Инфекционист балалар арасында коронавирус белән авыручыларны киметү юлын аңлатты

    Бу куркынычны киметергә өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцинация ясатуы гына ярдәм итәчәк.

    Көз көне, уку елы башлангач, Россиядә балалар арасында коронавирус белән авыручылар саны артырга мөмкин. Мәктәптә алар бер-берсе белән күбрәк аралаша башлый, өстәвенә, аларның күбесе битлек киеп йөрми. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

    Бу куркынычны киметергә өлкән яшьтәге кешеләрнең тиз арада вакцинация ясатуы гына ярдәм итәчәк.

    «Балаларны саклау чарасы бар. Бу вакцинация. Әгәр өлкәннәр прививка ясатса, иммунитет барлыкка килә, балалар авырмаячак. Иң мөһиме, балага чир йоктырмаска кирәк», — диде инфекционист табиб Евгений Тимаков.

    Аның сүзләренчә, бер прививка ясаткан кеше, ким дигәндә, әйләнә-тирәдәге өч кешегә чир йоктыру мөмкинлеген киметәчәк. Әгәр дә булган вакцинация темпларын саклап, төрле штаммнар булуын исәпкә алсак, вируска саклану чараларын урап, балаларга йоктыру өчен кимендә ике ел кирәк булачак.

     

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: