Җинаять кылуда шикләнелүчене кайнар эздән тоткарладылар
13 апрель көнне 23.20 сәгатьтәполициянең кизү тору бүлегенә "Аксубай» агрофирмасы” каравылчысыннан мәеттабылу турында хәбәр килә.
Вакыйга урынына Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлеге җитәкчелеге, оператив-тикшерү төркеме килә, шулай ук җинаятьчеләрне эзләү, полициянең участок уполномоченныйлары, тикшерү комитеты хезмәткәрләре дә эшкә җәлеп ителде.
49 яшьлек зыян күрүче Трудолюбово авылында терлекчелек комплексында төнге каравылчы булып эшләгән. Төнлә сыерларны бозаулату һәм кысыр сыерлар тора торган корпусларын караган. Россия эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы бүлегендә хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча җинаять эше ачылган.
Җинаять кылуда шикләнелүче аның хезмәттәше булып чыга.Ул кайнар эздән тоткарланган һәм кылган эшен таныган. Әлеге җинаять буенча оператив - тикшерү чаралары үткәрелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев