Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җинаять-башкарма инспекциясе йөз еллыгын билгеләп үтәчәк

    Май аенда Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең җинаять - башкарма инспекциясе 100 еллыгын билгеләп үтәчәк.

    Җинаять-башкарма инспекция эшчәнлегенең төп юнәлеше - иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган суд карарларын үтәү. Безнең районда бу ведомствоны Венера Яфизова җитәкли.

    – Венера Рамиловна, сезнең ведомство йөз еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу ничек башланды?

    – Җинаять җаваплылыгына тартуның мөстәкыйль төре буларак, 1917 елның 19 декабрендәге Юстиция Халык комиссариаты тарафыннан күрсәтмәләр кертелә һәм алар «мәҗбүри иҗтимагый эшләр» яки «мәҗбүри эшләр» дип атала. 

    1919 елда Мәскәү Советының административ бүлеге каршында мәҗбүри эшләр башкаручы беренче учреждениеләр төзелә. Алар «мәҗбүри эшләр бюросы» дип аталган һәм 1919 елның 7 маенда РСФСРның ТКЮ үзәк каратель бүлеге раслаган махсус нигезләмә эшләнгән. Нәкъ менә шушы орган заманча  җинаять - башкарма инспекцияләренең үрнәге булды. 1997 елның 1 гыйнварында төзәтү эшләре һәм эшкә урнаштыру инспекциясе, 1999 елда Россия Эчке эшләр министрлыгыннан Россия Юстиция министрлыгына тапшырылган җинаять-башкару инспекцияләренә үзгәртелә.

    – Районда әлеге  хезмәтләрнең башында кемнәр торды?

    - 1981 елдан районда әлеге хезмәтне  Рәхимҗан Сруртдинов җитәкләгән. Озак еллар дәвамында әлеге хезмәтне ул берүзе башкарган.

    1997 елда тагын бер штат берәмлеге - иснпектор өстәлде. Әлеге хезмәткә Рәүфә Зәйниева алынды. Кызганычка каршы, бүгенгесе көндә алар икесе дә вафат. Алар үз эшләренә бирелгән, җаваплы хезмәткәрләр иде. Мин җинаять-башкару инспекциясенә 1998 елда инспектор булып килдем, соңгы 6 елда җитәкче булып эшлим. Биш елдан артык без Антон Садилин белән бергә эшләдек. Аны туган ягы - Спас районына күчерделәр. Бу елның февраленнән мин ТР буенча Россия ҖҮФХИ ФКУ УИИ Нурлат муниципальара филиалы башлыгы итеп билгеләндем. Монда Аксубай районыннан тыш тагын өч район – Нурлат, Әлки, Болгар районнары керә.

    – Сезнең карамакта  ничә хөкем ителгән кеше бар?

    - Аксубай районы җинаять-башкарма инспекциясендә 80 хөкем ителгән кеше  исәптә тора. Инспекциягә хөкем ителүчеләр теркәлү өчен айга ике тапкыр,килә. Аларны шулай ук полиция участок уполномоченныйлары белән берлектә яшәү һәм эш урыннары буенча рейдлар барышында тикшерәләр, профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Теләсә кайсы очракта да кешегә төзәтү мөмкинлеге  бирелә.

    Әгәр кеше суд тарафыннан йөкләнгән бурычларны беренче тапкыр үтәмәсә - аны кисәтәләр, икенчесендә эш материалларын судка тапшыралар. Башта суд сынау срогын озайту, аннары шартлы срокны реаль рәвешкә алыштыру турында карар чыгара.

    – Сезнең карамактагы кешеләр нинди җәзалар белән хөкем ителгән?

    - Кырык кеше - шартлы җәза срогы белән, дүртесе - мәҗбүри һәм ундүрте төзәтү эшләренә, берсе - хөкем карарын үтәүне кичектереп тору белән хөкем ителгән, чөнки аның балигъ булмаган баласы бар. Ирекне чикләүгә хөкем ителгән өч кешегә  билгеле бер эшчәнлек белән шөгыльләнү тыелган.

    – Хөкем ителүчеләр төзәтү һәм мәҗбүри эшләргә кая урнаша?

    - Бу оешмалар җирле үзидарә органнары белән килешү нигезендә  билгеләнә, Аксубайда – Аксубайның башкарма комитетында  (мәҗбүри эшләр), ә төзәтү эшләрендә – районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшлиләр.

    – Ә ел башыннан алып күпме  кешенең җәзасын реаль җәзага алыштырганнар?

    - Җәза бирү шартларын бозган өчен биш хөкем ителүченең җәзасын ирекләреннән мәхрүм итү белән алыштырганнар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: