Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иминлек атнасы

“Иминлек атнасы“ кысаларында Аксубай дәүләт автомобиль инспекторлары берьюлы ике – “Җәяүлеләр кичүе“ һәм “Караңгыда “күренеп тор““ акцияләрен оештырдылар.

Бу юлы Виталий Тимирясов исемендәге 1 нче мәктәпнең яшь юл хәрәкәте инспекторлары белән берлектә. Өченче сыйныф укучылары машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искәртү өчен укытучылары Инара Мясникова белән “STOP“ юл билгесен алып юлга чыктылар һәм аларга белешмәлекләр һәм фликерлар өләштеләр.

Үзләрен юлда иң мөһим катнашучылар итеп сизүләре балалар өчен иң мөһиме булып торды, хәер, акция нәкъ менә шуны максат итеп куйды да. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре балаларга яктылыкны кире кайтара торган билгеләр һәм беләзекләр бүләк иттеләр. Ә балалар үзләре исә “Сак бул, җәяүле!“ трафаретын әзерләделәр һәм бу язуларны җәяүлеләр үтеп йөри торган урыннарда язып калдырдылар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев