Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иминиятләштерелмәгән объектлар яна

2018 елда Аксубай муниципаль районында 29 янгын һәм 39 башка төрле хәбәр теркәлгән.

- Белем бирү, мәктәпкәчә һәм социаль-мәдәни билгеләнештәге объектларда янгын очраклары теркәлмәде. Әмма янгыннарның төп өлеше торак секторда булган: 4 торак йорт һәм 14 ишегалды корылмасы юкка чыгарылган, 3 торак йорт һәм 8 ишегалды корылмасына зыян килгән. Торак сектордагы янгыннардагы матди зыян 10 миллион сумнан артык  сумманы тәшкил итә. Юк ителгән һәм зыян күргән 29 корылмадан бары тик 5 се генә иминиятләштерелгән булган. 2019 нчы елның 1 гыйнварыннан алып бүгенге көнгә кадәр  Аксубай муниципаль районы территориясендә 8 янгын очрагы  булган, үткән ел бу чоры белән чагыштырганда 6 янгын теркәлгән янгында 5  кеше һәлак булган, ә үткән елда бер генә кеше һәлак булган, – дип аңлатма бирде Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Аксубай һәм Нурлат муниципаль районы буенча МОНД башлыгы урынбасары, эчке хезмәт подполковнигы Рөстәм Гафиятов.

Статистика күрсәткәнчә, янгын барысын да  төзелешләрне дә, мал-мөлкәтне дә, хәтта кеше тормышын да юкка чыгара. 2019 елда булган 8 янгын очрагында   бары тик ике очракта гына милек иминиятләштерелгән булган. Хәер, милекне иминиятләштергән очракта иминият компанияләреннән нинди дә булса түләүләр алырга була.

Торак секторда янгын чыгуның төп сәбәпләре булып  ут белән саксыз эш итү, тәмәке тарткан вакытта саксызлык, җылыту мичләре һәм төтен чыга торган урыннарны кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, электр җиһазларын техник эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу һәм хәтта милекне юк итү (зыян китерү) буенча алдан уйлап чыгарылган гамәлләр, ут ярдәмендә кеше сәламәтлегенә зыян салу (ут төртү) тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев