Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иминиятләштерелмәгән корылмалар яна

Ел башыннан районда 10 янгын очрагы булган

Районда янгыннар статистикасы гражданнарны янгын иминлеге чаралары турында уйланырга мәҗбүр итә. Аеруча да җәй җиткәч – бу иң куркыныч чор.
30 апрельдән 15 майга кадәр Татарстанда аерым янгынга каршы режим игълан ителде – бу чорда күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге мәгълүматларына караганда районда 2 янгын очрагы булган, чүп-чар яндырганда бер ир-ат янып үлгән. Шул ук чорда үләннәр һәм чүп-чар янып китүнең 7 очрагы теркәлгән. 
Чөнки янгыннарның 90 проценты шәхси секторда килеп чыга һәм еш очракта янгын чыгуда янгын иминлеге таләпләрен бозган хуҗалар үзләре гаепле. Беркемне дә гаеплисе килми, әмма күп очракта янып көлгә әйләнгән биналар, йортлар, мөлкәт – иминиятләштерелмәгән,  димәк,  зыянны граҗданнарга беркем дә капламаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев