Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Иман йортына - чирек гасыр

Яңа Ибрай авылында авыл мәчете ачылуга 25 ел тулуга багышланган тантаналы чара узды.

Тантанага бөтен районнан бик күп кунаклар җыелды. Бәйрәм шатлыгын уртаклашырга районның барлык мәхәлләләреннән имамнар килгән иде. Тантанада катнашучыларны Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров сәламләде.

Авыл халкын мәчет юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов һәм Татарстан Республикасы мөфтие киңәшчесе, көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров чын күңелдән котлады.

Икенче мәхәллә 1780 елда төзелгән элеккеге мәчет территориясендә урнашкан. Аны булдыру тарихы турында Яңа Ибрай авылы ветераннар советы рәисе, туган як музеена нигез салучы Шәүкәт Кәбиров сөйләде. 

Чарада катнашучылар 1803 елда әлеге мәчет базасында мәдрәсә – халык мәктәбе төзелүен, анда авыл халкының белем алу белән бергә дин нигезләрен дә өйрәнгәнлеге турындагы тарихны зур кызыксыну белән тыңладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев