Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Имамнар һәм аксакаллар фикер алыштылар

Аксубайда Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәтенең аксакаллар советы рәисе Айрат Әюпов, Көньяк төбәк казые, Аксубай районы имам мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров, Кама аръягы зонасы имам-мөхтәсибләре катнашында татар телен һәм татар милләтен үстерү стратегиясе буенча зона киңәшмәсе узды.

Киңәшмә эшендә район башлыгы Камил Гилманов, ТР Дәүләт Советы депутаты Рәис Сөләйманов катнашты.  

–Районның рухи лидерлары тарафыннан халык арасында дини мәдәният тәрбияләү буенча зур эш алып барыла, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Әмма мәдәният асылына, гореф-гадәтләргә тәрбия бирү гаиләдә алып барылырга тиеш. Без балаларыбызны дингә дә, туган телгә дә, халкыбызның гореф-гадәтләренә дә өйрәтергә бурычлыбыз.  

Район мөхтәсибәте һәм  Феодосий Тотемский чиркәве мәхәлләсе арасында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турында килешү төзелде. Шул рәвешле аралашуның шәхси мисалларында, күрше конфессияләргә карата хөрмәт тәрбияләнә.  

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең аксакаллар советы рәисе Айрат Әюпов имамнар каршында татар халкын үстерү стратегиясендә Ислам ролен көчәйтү һәм аксакаллар советы резолюциясе проекты турында фикер алышу мәсьәләсе белән чыгыш ясады һәм ислам диненең милли үзенчәлекләрен саклап калуда стратегик ролен, мәчетләр каршында татар телен өйрәнү курсларын ачу һәм татар телендә җомга вәгазен татар телендә уку зарурлыгын билгеләп үтте.

Имамнар район җитәкчелеге, мәгариф һәм сәламәтлек саклау бүлеге вәкилләре белән берлектә мәктәпләрдә милли белем бирү, татар милләтен саклау, үстерүгә игътибарны арттыру, диспансерлаштыру һәм башка мәсьәләләрбуенча фикер алыштылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев