Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Имам-хатыйплар һәм хакимият вәкилләре яшьләр проблемалары турында фикер алыштылар

Аксубай муниципаль районы имамнары белән этникара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, толерантлык, экстремизмны профилактикалау темасына түгәрәк өстәл утырышы узды.

Аксубай муниципаль районы имамнары белән этникара һәм диниара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү, толерантлык, экстремизмны профилактикалау темасына түгәрәк өстәл утырышы узды

Түгәрәк өстәл эшендә Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, полиция начальнигының оператив эш буенча урынбасары Эдуард Пикмеев, район башлыгы ярдәмчесе, террорчылыкка каршы комиссия секретаре Эльмира Крайнова һәм имам-хатыйблар катнашты.

О ч р а ш уд а һ ә р а т а - а н а , җ ә м г ы я т ь һ ә м т у л а е м дәүләт алдында торган төп проблемаларның берсе булган балаларны рухи-әхлакый тәрбияләү темасы буенча фикер алыштылар. Утырышта катнашучылар көн кадагындагы сорауларны күтәрделәр: Интернет челтәре нинди куркыныч тудыра? Интернетның балаларга, туганнарга, ә иң мөһиме, еш кына «ялган тыючылар « артыннан сукыр йөрүче яшүсмерләрне ничек тискәре йогынтыдан сакларга? – Балаларны нинди дә булса видеофильм геройлары үрнәгендә түгел, ә үз гамәлләре һәм эшләре белән тәрбияләргә кирәк, – дип ассызыклады түгәрәк өстәлдә катнашучылар. Имамнар үз авыл җирлекләре территорияләрендә халык һәм яшьләр белән профилактик чаралар үткәрү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар. Дин әһелләре үзләре өчен коммерцияле булмаган оешмаларның грантлар алу бәйгесендә катнашу мөмкинлеге турында файдалы мәгълүмат алдылар, шулай ук «Экстремизмга-юк!» айлыгының эш планы буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев