Аксубаево
  • Рус Тат
  • Илсур Һадиуллин: Россия һәм Татарстан гимннары сүзләрен балалар яттан белергә тиеш

    Үз илеңнең гимн сүзләрен белү, бер караганда, мәҗбүри булырга тиеш, диде ул.

    Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Россия һәм Татарстан гимннары сүзләрен мәктәп укучылары яттан белергә тиешлеген искәртте.

    «Үз илеңнең гимн сүзләрен белү, бер караганда, мәҗбүри булырга тиеш. Моның бер авырлыгын да күрмим. Балалар аны беләләр, өйрәнделәр, ятладылар, рәхәтләнеп җырласыннар, флагларын күтәрсеннәр. Бердәм яшәү рәвеше булырга тиеш, ул безне берләштерә, илгә мөнәсәбәтне яхшырта», - дип әйтте министр «Татар-информ» хәбәрчесенә.

    Бүген Казанның 187 нче күп профильле лицеенда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын күтәрү тантанасы узды, гимннар яңгырады. «Бездә барлык тантаналы линейкалар гимннар башкару белән ачыла. Балалар инде моңа күнеккән», - диде лицей директоры Гөлнара Галиев «Татар-информ» хәбәрчесенә.

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: