Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

ҖИҢҮЛӘР АЛДА ӘЛЕ

Аксубай көрәшчеләре 2006-2008 елгы малайлар һәм кызлар арасында спорт мәктәбе призына билбау көрәше буенча Республика турнирында көч сынаштылар.

Ярышлар Әлки районында үтте. Ярышларда республиканың 10 районыннан барлыгы 100 спортчы катнашты. Безнең яшь спортчылар бу юлы да сынатмадылар – өч призлы урын яуладылар. Ильяс Вафин 36 килограммлы авырлык категориясендә 1 урынны, Иван Куклин һәм Сәет Сәйфуллин 52 килограмм һәм 28 килограмм авырлык үлчәмендә өченче урыннарны алдылар.

Финал өчен көрәштә ике бил алышуда җиңү яулаган Рөстәм Бухаровка, терсәге имгәнү сәбәпле, ярышлардан төшәргә туры килде. Безнең районны шулай ук Дмитрий Белов, Самат Мотыйгуллин, Риназ Сруров, Рәҗәп Хәйбуллин, яшь булуларына карамастан, көндәшләреннән җиңдермәс өчен, бөтен көчләрен, осталыкларын куеп көрәштеләр.

– Әмма җиңелүләрсез җиңүләргә ирешеп булмый, – ди тренер Диләрә Латыйпова. – Иң мөһиме, спортчыларның шөгыльләнү теләкләре бар, димәк җиңүләр алда әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев