Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Илдус Диндаров Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда ике яңа китабын тәкъдим итте

Бүген журналист, шагыйрь, күп кенә китаплар авторы Илдус Диндаровның “Торна күзе” һәм “Кояшлы көннәрем, айлы төннәрем” әдәби-нәфис басмаларын тәкъдир итү булды.

Музейда шигърият сөючеләр, җәмәгать эшлеклеләре, авыл музейлары мөдирләре җыелды. Тәкъдир итү башында музей директоры Әлфия Нурхәмитова китап авторы Илдус Диндаровның эшчәнлеге белән таныштырды.

Илдус Диндаров 1949 елның 15 мартында Нурлат районының Биккол авылында туа. Ул матбугатта 1967 елдан бирле хезмәттәшлек итә. Нурлат, Минзәлә газеталары редакциясен җитәкли, “Шәһри Казан” газетасында эшли. Хәзер Нурлат шәһәрендә яши, бу төбәктә “Ватаным Татарстан” газетасының үз хәбәрчесе вазыйфаларын башкара.

Илдус Диндаров шулай ук Татарстан язучылар һәм журналистлар берлеге әгъзасы да. ТРның “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләнгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеменә лаек булган. Татарстан журналистларының “Бәллүр каләм” бүләге иясе – Нурлат шәһәренең Мактаулы гражданины. Аның хикәяләре һәм шигырьләре республика газеталарында һәм журналларында басылып килә.

Тәкъдир итү кичәсе музейның картиналар фонында дустанә шартларда узды, китап авторы үзенең иҗат юлы белән уртаклашты, китапларыннан өзекләрне, берничә шигырен укыды һәм аудиториясе белән аралашты. Илдус Диндаров шулай ук сөекле шагыйребез Хәсән Туфанның тууына 120 ел тулу уңаеннан аңа багышланган әсәрен дә укып үтте.

Бу күркәм кичә музейның картиналар белән бизәлгән залында үтүе белән дә кызыклы булды. Автор үзенең иҗаты белән таныштырудан тыш, музей җитәкчесе Әлфия Нурхәмитова иҗат иткән картиналарга шигъри бәя бирде, аның кабатланмас талантны билгеләп үтте һәм аның эшләренә соклануын белдерде.

Әдәби кичә, традиция буенча, яңа китап нөсхәләрендә автографлар алу белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев