Аксубаево
  • Рус Тат
  • Ике яклы үпкә ялкынсынуы үсеше юк, әмма һәр көнне яңа очраклар теркәлә

    Бу атна район өчен яңа коронавирус йогышы авыруының тагын ике очрагы белән билгеләнде.

    Районда бу 42нче очрак һәм авыручыларның үсеше күзәтелмәсә дә, көн саен ашыгыч ярдәм хезмәте бүлегенә температуралы авырулардан, ким дигәндә, 10 чакыру керә. Температуралы пациентларны кабул итә торган бокс аша көн саен 20 пациент уза, хастаханәдән тыш ике яклы үпкә ялкынсынуы авыруларының 3-4 очрагы теркәлә, көн саен Зәйгә 1-2 пациент компьютер томографиясенә озатыла (Чистайда томография ремонтта).

    Безнең хәбәрче Аксубай район үзәк хастаханәсендә авырулар өчен бокста булды һәм пациентларны кабул итүнең ничек алып барылуын күрде. Миңа да саклагыч костюм кидерделәр – башта чалбар, аннан күлмәк, ике кат битлек, пелеринка һәм бәйләвечләр белән шапка, халат, чалбар өстеннән бахила, перчаткалар, җиңсәләр, янә перчатка, күзлек. Костюмның ни дәрәҗәдә уңайсыз булуын үземдә сынап карадым, ике битлек аша сулыш алу шулкадәр авыр, күзлекнең күперчеге борынны баса. Ә безнең медиклар шундый костюмда авыруларны кабул итү алып барылган боксларда – көн саен 8:00 дән 17:00 сәгатькә, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8:00 дән 15:00 сәгатькә кадәр эшлиләр.

    Ренгент-лаборант белән чираттагы пациентны көткәндә аралаштык, ул бер сменада 9-10 кешене кабул итә, аның эш сәгате алты сәгатькә сузыла. Безнең алда гына район үзәк хастаханәсеннән чираттагы авыру белән машина томографиягә кузгалды, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчесе дә, фельдшер да тулы экипировкада, алар ким дигәндә 8 сәгать дәвамында костюмда булачак һәм аны бары тик Зәйдән әйләнеп кайткач кына салачак.

    Сүз уңаеннан, миңа әле костюмны ун минут тирәсе ашыкмыйча гына кигезделәр, ә чакыру алу моментыннан алып ашыгыч ярдәм машинасы юлга чыгып киткәнче норматив буенча өч минут вакыт каралган. Медикларның киенү өчен бер минут вакыты бар! Фельдшер – машина йөртүчегә, йөртүче фельдшерга ярдәм итә.

    – Кизү торган 12 сәгать эчендә мин 8 (!) тапкыр киендем, – дип шәрехләде миңа саклану костюмын кияргә ярдәм итеп, ашыгыч ярдәм хезмәте фельдшеры Наталья Охотникова. Сменасын өч сәгать элек тәмамлаган булса да, ул эш урынында иде әле. Чөнки әле тагын форс-мажорлы хәлләр дә бар – медиклар да шулай ук авырый. Тик коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә алгы сызыкта торучылар, ничек кенә авыр булса да, костюмның уңайсыз булуына да, йөкләнешнең зур булуына да, авыручылар статистикасын тулыландыру куркынычына да, эштән соң барлык гаиләләрдәге кебек аларны да балалары көтеп торуына зарланмыйлар, ә бит пандемия чорында эш көне еш кына билгеләнгән вакыттан күпкә соңрак тәмамланырга да мөмкин.

    Аларны бары тик бер генә нәрсә турында сорыйлар: үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә, өлкән яшьтәгеләрнең температурасы – 39 дан, балаларның 38 дән югары булмаганда, температураны төшермәскә. Организм инфекция белән үзе көрәшергә һәм иммунитет булдырырга тиеш. Авыруның беренче билгеләре күзәтелгәндә үк табибка мөрәҗәгать итәргә.

    Җәйге чорда Аксубай үзәк хастаханәсендә температуралы авыруларны кабул итүне урам яктагы бинада алып бардылар. Салкыннар башлану белән аерым керү юлы, көтү залы булган җылы бинага күчтеләр, анда керү юлы – фасад өлешенең пыяла ишекләре аша. Бу бина – изоляцияләнгән, ишегенә «Куркыныч зона» дигән язу эленгән. Бокста кабул итү алып баручы участок табибы Сергей Матвеев иртәдән бирле шул ук – температура, ютәл, хәлсезлек билгеләре белән инде унынчы (!) пациентны кабул итүен әйтте. Аларның дүртесенә «хастаханәдән тыш пневмония» диагнозы куелган.

    Әле бит вакыт 11:00 сәгать кенә иде! Ә коридорда җиде авыру үз чиратын көтте.

    – Көндез дә, төнлә дә, көн саен шундый агым, – дип уртаклашты доктор, чираттагы температура белән килгән авыруны кабул итеп. – Үзеңне сакларга кирәк!

    Бокстан чыгуга мине, башымнан алып аягыма кадәр йогышсызландыру эремәсе белән эшкәрттеләр, костюмның барлык өлешләре дә тәнгә тидермичә чүрә ягы белән салынырга тиеш. Костюмны махсус капчыкка төреп куйдылар. Мине чиста зонага озаттылар. Ун минут гади күзәтүче ролендә булу физик яктан да, рухи яктан да җиңел булмады. Минем кулымда бары тик фотоаппарат кына, ә медикларның – кемнеңдер гомере һәм алар барыннан да элек үз саулыкларын куркыныч астына куялар. Шундый режимда медиклар март аеннан бирле эшли һәм яши.

    Район үзәк хастаханәсе баш табибы Марсель Ислямов сүзләренә караганда, соңгы атнада хастаханәдән тыш пневмония белән авыручылар санының артуы күзәтелми, ике пациентта «коронавирус инфекциясе» диагнозы расланган.

    Диагноз бары тик өч-биш көн агымында гына амбулаториядә расланса да, коронавирус йогышына һәм ике яклы үпкә ялкынсынуына каршы көрәштә исәп көннәрдә генә түгел, ә сәгать һәм минутларда бара.

    – Без тест нәтиҗәләрен көтмибез, дәвалауны эпидемиология, клиник картина нигезендә билгелибез. Әгәр дәвалауны башламасак, вакытны кулдан ычкындырабыз һәм соңыннан коронавирус йогышының авыр нәтиҗәләрен дәваларга кирәк булачак, – дип сөйли Марсель Ислямов.

    Узган атнадан башлап районның авырган кешеләренә бушлай дару препаратлары бирә башладылар – тиешле боерыкны 28 октябрьдә РФ Президенты Владимир Путин бирде. Ә 2 ноябрьдән Премьер Михаил Мишустин төбәкләргә амбулатор ковидлы авыруларга дарулар сатып алуга 5 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирү турында боерыкка кул куйды.

    Марсель Ислямов амбулатор авыруларга бушлай препаратлар алу схемасы турында сөйләде. Бу исемлек пневмония белән авыручыларга да кагыла. Табиб карый һәм диагноз куя икән, ул дәвалау билгели, шәфкать туташы регистратурага бара һәм бушлай медикаментлар яздыра, медиклар волонтерларга шалтыраталар, алар хастаханәгә киләләр, рецептларны һәм дару препаратлары исемлеген алалар, аларны рецепт буенча даруханәдән алалар һәм адрес буенча һәр пациентка алып киләләр. Торак пунктларга дару препаратларын китерүдә социаль яклау бүлеге ярдәм итә. Барысы да катгый контрольләнә, алу факты камерада теркәлә.

    Районның баш табибы Марсель Ислямов, медикаментларның җитәрлек күләмдә булуын, аларның даруханәләргә кайтарылуы күзәтелүен, кирәк булганда аларны көн саен китереп торачакларын әйтте. Билгеләнгән категориядән препаратларны кемдер ала, ә кемдер юк, дигән очраклар булмаячак. Әлеге программа эшли башлаган беренче көндә үк, узган атнаның пәнҗешәмбе көнендә, бушлай дарулар дүрт авыруга китерелгән, икенче көнне аларның саны ике тапкырга арткан. Бүгенге көндә бушлай дарулар белән 31 амбулатор авыру тәэмин ителгән.

    Табиб исемлектән препаратларның атамаларын санап чыкты – вируска каршы, канны сыекландыручы препаратлар һәм аларның бәяләрен атады. Исемлектә җитди препаратлар бар, аларны медицина күрсәтмәләреннән тыш кулланырга ярамый, өстәвенә алар кыйммәт. Бер пациентка гына дәвалану ким дигәндә 12 мең сумга төшәчәк. Әгәр авыруны үз агымына җибәрсәң, табибка мөрәҗәгать итмәсәң һәм өзлегүләр алсаң – бу исемлек күпкә кыйммәткәрәк төшәчәк.

    Иң яхшысы авырмау һәм шул ук тикшерелгән профилактика чараларын үтәү: җәмәгать урыннарында битлектән йөрү, аны һәр ике сәгать саен алмаштыру, кулларны антисептик белән ешрак эшкәртү һәм социаль дистанция саклау.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: