Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Игътибар үзәгендә – хезмәт мөнәсәбәтләре

Аксубайда Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясе бүлеге башлыгы - дәүләт хезмәт инспекторы Фидаил Хәернасов белән очрашу булды.

Эшлекле сөйләшүдә район җитәкчелеге, башкарма комитет, ведомство бүлекләре вәкилләре катнашты. Очрашуда катнашучылар   халык хуҗалыгының төрле  өлкәләрендә Россия Федерациясенең  хезмәт законнарын саклауга кагылышлы күп кенә мәсьәләләрне карадылар.

Игътибар үзәгендә -  социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен үстерү мәсьәләсе булды. Икътисад бүлеге башлыгы Борис Соломонов, мәшгульлек үзәге җитәкчесе Иван Маклаков эш бирүчеләр белән хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерү, минималь хезмәт хакын исәпләү, кече бизнес субъектлары белән рәсми килешүләр төзү буенча сораулар бирделәр.

Шулай ук җитештерү эшләрен башкарганда бәхетсезлек очраклары килеп чыккан очракта,  эшкә сәләтсезлекне югалткан зыян күрүчегә  түләү, зарарлы хезмәт шартларында хезмәт куйган  хезмәткәрләргә пенсия билгеләү буенча мәсәләләрне карадылар. Отпусклар проблемасы (эш бирүче  хезмәткәрнең законлы ялын киметкән очраклар буенча), кайбер өлкәләрдә нормага салынмаган эш көне, хезмәткәрләрне  медицина тикшерүе үткәрү турында борчулы сорауларга җаваплар алдылар.

Ышанычлы, эшлекле сөйләшүдә баш дәүләт инспекторы эш бирүчеләргә  һәм хезмәткәрләргә гамәлдәге законнар кысаларында эш итүнең  барлык вариантларын җентекләп аңлатты. Катнашучылар шулай ук икътисадны үстерү өлкәсендәге соңгы яңалыклар – үзмәшгуль гражданнарны легальләштерү буенча актуаль проблемаларга да кагылып,һәр очрак җентекле якын килүне таләп итә, дип билгеләп үттеләр, чөнки ул гражданнарның социаль мәнфәгатьләренә кагыла.  

– РФнең хезмәт законнары – күпкырлы хокукый өлкә, - дип белдерде очрашу вакытында Фидаил Хәернасов. – Анда еш кына законның теге яки бу маддәсенә үзгәрешләр кертелә, кайчагында катлаулы хокукый мәсьәләләрне хәл итү кыен була. Гражданнар, хезмәт коллективлары, бизнес  вәкилләре белән очрашу вакытында без еш кына хезмәт мөнәсәбәтләренең бик  катлаулы очракларына да тап булабыз һәм төрле рәсми органнар һәм ведомстволарны да кертеп, аларны хәл итү өстендә эшлибез. Эш бирүчеләрнең дә, Аксубай районы хезмәткәрләренең дә хезмәт хокукларына кагылышлы төрле проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Бүген белгечләргә бушлай  консультация, хокукый ярдәм алу өчен күп мөмкинлекләр бар. Һәр граждан  интернет аша РФ Онлайн-инспекциясенә сорау бирә ала. Шулай ук Татарстан Республикасының хезмәт инспекциясе белгечләре дә аксубайлыларны тыңларга, консультация бирергә, аларны борчыган мәсьәләләрне хәл итәргә әзер. Безнең телефон: 8 (855-3) 33-13-78;  33-51-33.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев