Игътибар үзәгендә – «Аксубай» кулланучылар кооперативы һәм Сибгатов КФХсы
Районда фермерлыкны үстерү мәсьәләләре буенча район башлыгы Камил Гилманов җитәкчелегендә семинар-киңәшмә узды.
Аның эшендә фермер хуҗалыклары башлыклары, район хезмәтләре, УСХиП җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Фермерлар Айзат Шакировның «Аксубай» кулланучылар кооперативында булдылар.
Семинарда катнашучылар КФХ базасында ит ярымфабрикатлары җитештерү белән таныштылар. Шулай ук Н.М.Сибгатов крестьян-фермер хуҗалыгының үсемлекчелек һәм терлекчелек юнәлешләре буенча эшчәнлеге белән танышу да булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев